Сәвәләйдә мәдәният йортында ил батырлары турында тәэсирле күргәзмә ачылды
Зәй районының Сәвәләй авылы мәдәният йортында үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Ул «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» кысаларында оештырылган.
Бу китап күргәзмәсе – гади генә экспозиция түгел, ә үткәннәрнең тере авазы. Андагы һәр китап, һәр бит – безнең тарих. Биредә сугыш кырларында батырларча көрәшкән солдатларның, тылда көне-төне тырышып эшләгән эшчеләрнең, яралыларны үлемнән саклап калган шәфкать туташларының һәм авыр сугыш чорын үз җилкәләрендә татыган яшүсмерләрнең истәлекләре тупланган.
Күргәзмәгә килгән һәр кеше бу язмалар аша үткәннәрнең кадерен аңлый, батырларыбызның рухына баш ия. Оештыручылар әйтүенчә, бу чараның төп максаты – яшь буынга тарихыбызны оныттырмау һәм аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү.
Сәвәләйлеләр һәм авыл кунакларына бу истәлекле күргәзмә үткәннәр белән очрашу өчен яхшы мөмкинлек.
Л.Сабаева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев