Сәвәләй мәдәният йорты «Сәламәт бул» акциясенә кушылды
Хәбәрләр

Сәвәләй мәдәният йорты «Сәламәт бул» акциясенә кушылды

Зәйнең Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәламәт бул» акциясенә актив рәвештә кушылдылар.

Чөнки сәламәт яшәү рәвеше – ул безнең һәрберебез өчен мөһим нигез. Ул организмны чыныктыра, төрле авыруларга каршы торырга ярдәм итә һәм безгә тулы канлы, бәхетле тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Борынгылар әйткәнчә, «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл». 

«Безнең заманда ВИЧ, СПИД, туберкулез кебек куркыныч авырулар киң таралыш алганда, организмның нык һәм сәламәт булуы аеруча зур әһәмияткә ия. Иммунитетны ныгыту, дөрес туклану, физик активлык – болар барысы да безне бу зәхмәтле авырулардан сакларга ярдәм итә. «Сәламәт бул» акциясенә кушылу өчен теләк кенә кирәк. Сәламәт булырга, үзеңне яхшы хис итәргә, озын һәм бәхетле гомер кичерергә теләк», – диде мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева. 

Фотолар: Ләйлә Сабаева.


Нет комментариев