Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков Бөтенроссия «Служение» премиясендә катнаша
«Служение» премиясе Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган һәм муниципаль бергәлек вәкилләренең эшләре, язмышлары җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итү үрнәге булуын күрсәтүне максат итә. Анда депутатлар корпусы вәкилләре, социаль өлкә хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре үзләрен сыный ала.
Бәйгедә катнашу өчен Сергей Маклаков «Авылда тормыш сыйфатын яхшырту» проектын «Территорияне үстерү — халыкның иминлеге» номинациясендә тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».
Сергей Кузьмич Зәй районының Сәвәләй авылында туган. Авыл җирлеге башлыгы вазифасына ике ел элек — нефть тармагында 40 елга якын хезмәт куйганнан соң килә. Авылдашлары башта аны авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайлый, аннан авыл җирлеге башлыгы вазифасын ышанып тапшыралар. Сергей Кузьмич җәмгыятькә хезмәт итү, авылдашларының тормышын яхшырту, кече Ватаны үсешенә шәхси кызыксынуы һәм авыл территорияләре проблемаларын хәл итү максаты белән әлеге вазифаны башкаруга керешә.
Сергей Маклаков шулай ук «Зәй сезнең белән» волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша һәм районда чиркәүләр төзелешенә һәм реставрациясенә шәхси өлешен кертә.
Премиядә катнашу өчен ул «Авылда тормыш сыйфатын яхшырту» проектын «Территорияне үстерү — халыкның иминлеге» номинациясендә тәкъдим итте. Бу инициатива кысаларында түбәндәге чаралар комплексы тормышка ашырыла: авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү; авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту; авыл бизнесы һәм халык өчен яңа мөмкинлекләр булдыру
Проектның максаты: юлларның торышын яхшырту авыл халкының хәрәкәт итү уңайлыгын арттыра һәм транспорт чыгымнарын киметә. Шулай итеп, проектны тормышка ашыру авыл җирлегендә юлларның сыйфаты белән бәйле хәлне сизелерлек яхшыртырга, территорияләр үсешенә һәм җирле халыкның иминлеген яхшыртуга ярдәм итә.
Зәй офыклары
Алина Кондратьва фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев