Бүген Бөтендөнья буйлап «Татарча диктант» акциясе үткәрелә. Ул инде күп еллар дәвамында телгә игътибарны арттыру, татарча дөрес язарга өйрәтү максатыннан оештырыла.
Бу акциядән Сарсаз-Баграж мәктәбе дә читтә калмадылар. Укучылар белем дәрәҗәләрен сынап карадылар. Диктант язучылар арасында укучылар да, укытучылар да бар иде.
«Туган телебезне саклап киләчәк буыннарга тапшыру - безнең төп максатыбыз. Мондый чаралар да телгә кызыксыну уятуга ярдәм итә», – дип фикерләре белән уртаклашты мәктәп директоры Валентин Мартемьянов.
Фотолар мәктәптән.
Нет комментариев