Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сарман кызларын «Социаль җаваплылык» дип исемләнгән махсус номинациядә җиңүче дип таныдылар

Сарман аграр көллияте югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләү белән дан тотуы хакында күп кеше белә.

Биредә менә дигән пешекчеләр дә һөнәр үзләштерә. Алар, кулларына диплом алгач, районда, шәһәрдә эшкә урнашалар, я үз эшләрен ачып җибәрәләр.

Булачак белгечләрне эшкә өйрәтү йөзеннән, даими рәвештә төрле бәйгеләр дә оештырыла. Күптән түгел аграр көллият студентлары Казан шәһәрендә узган Ю.Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләре яшь пешекчеләре Халыкара турнирының финалында катнаштылар. Аларны ярышларга махсус дисциплиналар укытучылары Ләйсән Галиева белән Регина Солтанова әзерләделәр.

– Иң элек ярышлар онлайн рәвештә оештырылды. Кызлар белән барлык ризыкларны технологик картага туры китереп әзерләдек, фотога төшердек һәм бәйгегә җибәрдек. Сайлап алу этабын да уңышлы үттек. Шулай итеп, Казанга финалга чакыру алдык, – диде Ләйсән Азаматовна.

Турнирга 4 курс студентлары Айсылу Әбүбакирова белән керәшен кызы Анна Лягушкина һәм 1 курстан Ильзана Чибирева барганнар. Укытучылары сүзләренә караганда, әзерлек күп вакыт алмаган, чөнки кызларның тиешле белемнәре булган инде. Уку вакытында алар практик дәресләр үтәләр, анда студентларны кулинар сәнгатьнең барлык нечкәлекләренә дә өйрәтәләр. Шуңа күрә бәйгегә әзерлек булган белемнәрне ныгытуга гына юнәлтелгән.

– Нәкъ шушы кызларны сайлавыбыз да очраклы түгел. Өчесе дә – җаваплы, инициативалы студентлар, уку барышында үзләрен яхшы яктан гына күрсәтәләр. Практик белемнәре дә тиешле дәрәҗәдә, хезмәткә иҗади якын килеп, командада эшли беләләр. Бер-берсе белән дуслар. Дәресләрдән соң районның төрле оешмаларында эшлиләр, һөнәрләрен чын күңелдән яраталар, үсешкә омтылалар, – дип дәвам итте сүзен остазлары.


Финалда сарманлылар ризыкларны пешереп, заманча тәкъдим итәргә тырышканнар. Ризык җыелмасын алар «Сарман кырлары өстендә иртәнге суык» дип атаганнар. Кайнар кабымлык буларак, сыер теле белән куллама биргәннәр.

«Гадәттә аны ит шулпасында әзерлиләр, тик без классиканы үзгәртергә булдык: ит урынына томалап пешерелгән тел кулландык, катык кушылган соус өстәдек», – диде Ләйсән Галиева.

Төп ризык итеп, кабак, алма һәм күрәгәдән крем кушып пешерелгән полба белән үрдәкнең күкрәк итен сайлаганнар. Конкурсантлар сүзләре буенча, ул «һәрнәрсәгә яңа сулыш өреп була» дигәнне аңлата. Десертка бал торты пешергәннәр. Аның оны да, балы да карабодайныкы булган. Монда да традицион каймак кремы урынына корт белән катык кулланганнар. Тортка өстәп, чәй тәме белән дерелдәвек тә биргәннәр.

– Халыкара турнирларда кыенлыкларсыз булмый, әлбәттә: конкуренция дә югары дәрәҗәдә, дулкынлану да юк түгел. Тик студентлар ныклык, җаваплылык күрсәттеләр, команда өчен нык тырыштылар. Нәтиҗәдә безне «Социаль җаваплылык» дип исемләнгән махсус номинациядә җиңүче дип таныдылар. Бу кызлар өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә булды. Без алар белән горурланабыз, – диделәр укытучылары.

Халыкара турнирда катнашу башка илләрнең культурасы һәм йола-гадәтләре белән танышу өчен дә менә дигән мөмкинлек булган. 

Илназ Сираев, Сарман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев