12 июльдә Менделеевскиның Сәйтәк авылында Питрау бәйрәме уздырыла.
Шушы уңайдан, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Яулык җыю» йоласын оештырганнар. Питрау бәйрәмендә яулык җыю йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Яулык изгелек, чисталык, уңдырышлылык символы булып саналган. Питрау бәйрәме исә табигатьнең чәчәк ату, уңыш җыю чорына туры килгәнлектән, бу йоланың мәгънәсе тагын да тирәнәя.

Яулык җыю аша кызлар үзләренең осталыкларын, тырышлыкларын күрсәткәннәр, киләчәк тормышларына бәхет, муллык теләгәннәр.
«Һава торышына карамастан, бүген урамнардан үттек – бүләкләр җыйдык Бу үзенә бер бәйрәм кебек, бик күңелле, матур, шау-гөр килеп үтте. Барлык авыл халкына да бәйрәм алды кәефе бүләк иттек. Бүләкләр, бәйрәмне үткәрүгә керткән өлешләре, сый-хөрмәтләре өчен авылдашларга рәхмәтлебез», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.


Я.Гыйззәтуллина фотолары.
Нет комментариев