Сәйтәк авылында Бал Спасын бәйрәм иттеләр
Бал Спасы бәйрәме алдыннан Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубы ишегалды танымаслык булып үзгәрде.
Биредә чын умарталык барлыкка килде, тик аның «бал кортлары» гына гадәти түгел – алар шаян һәм зирәк балалар иде. Клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина хәбәр иткәнчә, бу көн чын мәгънәсендә истәлекле узган.
«Без балалар белән бергәләп бал кортлары тормышына чумдык: «Кәрәзләр» төзедек. Төсле шарлар һәм кәгазьләр ярдәмендә бал кортларының авыр, ләкин җаваплы хезмәтен үз өстебездә сынап карадык. «Нектар» җыйдык. Чәчәктән чәчәккә очып, тәмле су белән «бал» тупладык. Белемнәрне арттырдык. Уеннар белән беррәттән, бу бәйрәмнең тарихына да тукталдык. Успение уразасының мәгънәсе, балны ни өчен аруландырулары турында сөйләштек.
Балалар өчен бу көн яңа ачышлар белән тулы булды. Алар бал кортларының нинди тырыш булуын, борынгы йолаларны һәм, әлбәттә, балның кадерен аңладылар. Иң кызыгы: бер бал корты үз гомерендә бары тик бер чәй калагы гына бал ясый ала икән.
Бәйрәм ахырында кечкенә «бал кортларыбыз» үзләре дә ял итеп, баллы чәй белән сыйландылар. Чөнки халыкта әйтелгәнчә: «Бал Спасы көнендә хәтта бал корты да ял итәргә тиеш», – дип сөйләде Ясминур Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев