Сәйтәк авылы волонтерлары хәрби егетләргә токмач кисте
Районнарда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә.
Менделеевскиның Сәйтәк авылы мәдәният йортында да махсус хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм әзерләү бер дә туктап тормый.
Бу көннәрдә алар якташларына дип токмач кисәләр, урын-җир, эчке киемнәр, күлмәкләр тегәләр. Алар азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары да әзерләгәннәр.
Сәйтәк авылы халкы да бердәм кушылып, егетләребезгә токмач кистеләр.

“Авыл халкы элек-электән үзенең бердәмлеге, уңганлыгы белән дан тоткан. Бүгенге көндә дә шулай. Изге эшкә без беренче көннәрдән үк кушылдык: авылдашларыбыз бердәм булып акча да җыйдылар, йон оекбашлар да бәйләделәр, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш керттеләр. Токмач кисү турында хәбәр биргәч, авыл клубына яшьләр дә, өлкәннәр дә килде. Киемнәр тегү дә, коры ашлар әзерләү дә туктап тормый. Бу изге эшләрдә катнашкан барлык авылдашларга да рәхмәт сүзләремне җиткерәм, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.


Ясминур Гыйззәтуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев