Россиядә срогы чыккан продукция саткан өчен автомат рәвештә штраф булачак
Россиядә 1 сентябрьдән маркировкалы срогы чыккан товарлар саткан өчен кибетләргә автомат рәвештә штраф сала башлаячаклар.
«Гадел билге» дәүләт маркировка системасы операторы – Перспектив технологияләрне үстерү үзәге директорлар советы рәисе Михаил Дубин РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, яңа система, беренче чиратта, яраклылык срогы билгеләнгән товар категорияләренә, барыннан да элек азык-төлек продуктларына кагылачак. Автомат штрафлар мондый категориядәге срогы чыккан продукцияне сатуның барлык очракларында да кулланылыр дип көтелә.
Дубин штрафларны автомат рәвештә билгеләү механизмын эшләү узган ел ук башлануын искәртте. Аның эш принцибы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасына охшаш.
Маркировка системасы, рөхсәт режимын урап узып, срогы чыккан товарны кассада сату фактын теркәячәк, дип аңлатты ул.
Шуннан соң автомат рәвештә закон бозу турында карар проекты формалаштырыла, аны имзалау өчен контроль органына җибәрәләр. Аннары документ «Дәүләт хезмәтләре» порталында оешманың шәхси кабинетына килә, шуннан соң закон бозучыга штраф билгелиләр.
Моннан тыш, Дубин хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) автомат штрафлар механизмын фармацевтика тармагында да кулланырга тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, әгәр мондый карар дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителсә, маркировка системасы операторы аны гамәлгә ашыруны техник яктан тәэмин итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев