Россиядә 20 мең берәмлектән артык җәмәгать транспортын яңартырга планлаштыралар
Бу хакта транспорт министры Андрей Никитин, «Нәтиҗәле транспорт системасы» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте, дип яза РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Министр сүзләренчә, шәһәр җәмәгать транспорты үсеше «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Президент кушуы буенча 2030 елга җәмәгать транспортының кимендә 85 процентын норматив хәлгә китерергә кирәк.
Транспорт министрлыгында билгеләп үтүләренчә, 2020 елдан 2024 елга кадәр РФ субъектларына 16,3 мең берәмлек техника бирелгән, шул ук вакытта 2025 елда — 4,5 меңгә якын транспорт чарасы.
Моннан тыш, министрлык паркны яңарту тәртибен үзгәртте: төбәкләр транспорт чаралары хакының кимендә 40 процентын каплый торган субсидияләр ала. Шулар ярдәмендә Россия шәһәрләрендә 2026 елда ук кимендә 1,6 мең яңа транспорт чарасы барлыкка киләчәк, дип көтәләр.
Шулай ук, ташламалы лизинг программасын һәм концессия буенча электр транспортын яңарту программасын да кертеп, ярдәмнең гамәлдәге механизмнары саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев