Римма Никитина: «16 минем өчен куркыныч сан!»
Римма Никитина тормышындагы авыр көннәрен искә ала.
Римма Никитина өчен һәр айның 16 нчы саны иң авыр көн. Чөнки 8 ел элек 16 апрельдә ике дус кызы Римманың концертына килгәндә юлда авариягә очрап, гомерләре өзелә, ә узгаен ел, 16 фервальдә племянницасы авариягә очрый.
«7 елдан соң бу кайгы 16 февраль көнне яңадан кабатланды...Бер ел элек миңа сюрприз ясарга теләгән 16 яшьлек племянницам дус кызлары белән концертыма килергә уйлаганнар. Юлда алар да авариягә очраган... Машинада 3 кыз, Алина утырган якка йөк машинасы бәрелеп, араларында бер ул гына үлгән дә. Миңа концерттан соң гына әйттеләр, акылдан шашар чиккә җиттем. Арина — ике буын туганым Олесяның кызы. Алисә өч кыз үстерә, Арина иң олысы иде. Минем күз алдымда үскән бала, Алисә белән туганнар гына түгел, без бик дуслар да. Күрәчәкләр берничшк тә качып котылып булмый шул... Аринаны җирләгәч, кырыгына кадәр нибары бер мәртәбә төшемә керде. Ап-ак күлмәктән иде. Без аны табутта туй күлмәгеннән җирләгән идек, дин буенча кияүгә чыкмаган кызларны, беләсез, ак күлмәктән җирлиләр, — ди Римма. – Хәзер 16 минем өчен куркыныч сан. Яраткан туганыбыз Аринаның безне калдырып китүенә бер ел. Мин аның арабызда булмавына һаман да ышана алмыйм. Менә-менә килеп керер, елмаер, кысып кочаклап алыр сыман. 16 яшь... Әле яшисе дә яшисе иде. Син хәзер — безне күкләрдән күзәтеп, саклап торучы фәрештә.
«Бу көнгә туемны да билгеләмим, хәтта концертлар да куймыйм» дип әйтә Римма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев