Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Республикакүләм “Питрау” бәйрәмен уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды

14 июльдә, 11:00 сәгатьтә,«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» агентлыгында керәшеннәрнең республикакүләм «Питрау» бәйрәмен оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды.

Конференциядә Мамадыш районының Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков катнашты. Мамадыш районының Колышчы авылыннан «Покрау» фольклор ансамбле дә килгән иде. Алар конференцияне халкыбызның җырулары белән башлап җибәрделәр. Катнашучыларга Питрау сыйлары тәкъдим иттеләр.

Конференцияне алып баручы «ТАТМЕДИА» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина сүзне Артур Ефимовка тапшырды. Ул  “Питрау” бәйрәменең программасы белән таныштырудан башлады:

«Белгәнебезчә, быел Мамадышның Җөри авылында Питрау бәйрәме 28нче тапкыр үткәрелә.  Бәйрәм  традицион рәвештә 17.00 сәггатьтә ат чабышы белән башланып китәчәк. Аннан соң, «Җөри ярминкәсе», яшьләр, балалар мәйданчыгы, «Димче почмагы» - барысы да аерым урын алачак. Әлеге почмак турында аерым да әйтеп үтәсе килә, биредә ялгызларга үз тиңнәрен табу мөмкинлеге дә булачак. Шулай ук, яшьләрне күбрәк җәлеп итү максатыннан, төрле проектлар кертеләчәк.  «Җир-ана байлыклары», фольклор мәйданчыклары да күпләрне кызыксындырырлык булыр. 50дән артык ансамбль катнашу өчен гариза бирде. Алар – Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия керәшеннәре.

2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан, без кабат үз тамырларыбызга, тарихыбызга, безне бердәм һәм бөек ил итә торган рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәбез.  Моңа Питрау бәйрәменең пролог өлешендә дә аерым басым ясалачак.

Болардан тыш, Питрауның йөзек кашы булган «Кряшен чибяре» һәм «Питрау уеннары» мәйданчыгы да үз көчендә булачак. Икенче ел рәттән, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән берлектә оештырылган батыр егетләребезгә багышланган мәйданчык та эшли. Яңалыклардан – республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган  «Татарстанда җәй» проектының да мәйданчыгы булдырылачак. Елдагыча 50000нән артык кунаклар көтәбез. Форсаттан файдаланып барыгызны да үзебезнең бәйрәмгә чакырабыз», – дип тәмамдады сүзен Артур Михайлович.

Людмила Белоусова Питрау бәйрәменең төп мәйданчыкларының берсе – «Питрау түгәрәк уены» мәйданчыгы турында сөйләде:

«Бу бит фольклор бәйрәме. Шуңа да, ел саен «Түгәрәк уен» фестивале дә уздырыла. “Түгәрәк уен”ның төп максаты – керәшен этник культурасын саклау һәм заманча төсмерләр өстәп яңарту. Быел безнең Татарстанның 25 районыннан һәм югарыда әйтелгәнчә, чит төбәкләрдә яшәүче карендәшләребезнең дә фольклор ансамбльләре киләчәк. Катнашу теләге белдергән карендәшләребездән барлыгы 61 гариза килде. Фольклор фестивале кысаларында «подворьелар» да булачак. Анда республикабызның 6 районыннан һәм Бакалыдан килгән кунакларыбыз үз яклары керәшен ишегалларын күрсәтәчәк. Анда һәрбесе үз программасы белән киләчәк.

Питрау атнасы 12сеннән башланып, 18нә кадәр бара. Шуңа Җөридәге Питрау бәйрәмен «Питрауны озату» дип тә әйтәбез. Питрау үтте, җәй бетте, дигән әйтем дә бар. Чынлап та, Питрау җәйне тәмамлаучы бәйрәм дә ул. Питрау бәйрәме уңаеннан республикада күп төрле проектлар эшләнде, әле киләсе көннәрдә дә дәвам итә», – дип сөйләде Людмила Даниловна. 

 

Людмила Даниловнаның сүзләрен дәвам итеп, Юлия Губина да 15 июль көнне, 12:00 сәгатьтә ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Медиа-Питрау бәйрәме узачагын искәртеп узды.

«Матур традициягә әверелгән әлеге бәйрәмне «ТАТМЕДИА» АҖе филиалы — керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасы быел бишенче тапкыр оештыра. Бәйрәмдә Питрау җырулары һәм биюләр белән беррәттән, кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк; халык бәйрәмнәре буенча интерактив, түгәрәк уеннар һәм бүләкләр булачак. Барлык журналистларны, Казан халкын бәйрәмгә чакырабыз», – диде ул.

Конференциядә бирелгән «Питрау керәшен бәйрәме бит, керәшенчә генә калдырып, Сабантуй элементларын төшереп калдыру теләге юкмы?» кебек сорауларга да җавап булырлык итеп, Степан Спиридонов болай диде:

«Питрау — ул гади генә бер чара түгел, ә керәшеннәрнең  бердәмлеген чагылдырган зур вакыйга. Бу көнне төрле төбәкләрдән килгән халык очрашып, хәл белешәләр, аралашалар һәм бергәләп күңел ачалар. Питрау бәйрәменең төп нигезен борынгы йолалар тәшкил итсә дә, башка халыкка хөрмәт йөзеннән, заманча таләпләрне дә онытмыйбыз: кунаклар өчен кызыклы шоу элементлары да каралган, көрәш тә булачак.

Монда һәркем үзенә ошаганны таба ала. Кемдер танылган эстрада артистларын тыңларга килсә, икенчеләр милли көрәшне яки халык уеннарын карарга ярата. Әлбәттә, төп игътибар — фольклор коллективларына булачак. Һәр коллектив үз төбәгенең үзенчәлекле йолаларын, җыру-моңын алып килә.

Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунакларның күпләп килүе бәйрәмнең дәрәҗәсен һәм халык өчен әһәмиятен тагын бер кат раслый», – диде.

Игорь Шрыков, үз чиратында, Питрау бәйрәме нигезендә культурабызны саклау, мирасыбызны яшь буынга тапшыру максаты торуын сөйләп узды. Питрау бәйрәменең иң матур бизәге булган «Кряшен чибяре-2026» конкурсы белән таныштырып үтте. Быел барлыгы 17 кыздан гариза килеп, шуларның 10сы финалга чыгуы турында искәртте ул. Аларга тапшырылачак бүләкләр турында да әйтеп үтте:

«Бу конкурса зур игътибар бирәбез. Чөнки анда катнашучыларның 80 проценты киләчәген керәшен иҗтимагый оешмасы, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге, мәдәни үзәк, «Бәрмәнчек» ансамбле,  «Туганайлар» газетасы белән бәйли. Бу безнең өчен бик мөһим, лаеклы алмаш әзерлибез. Ике җиңүче кыз билгеләнелә. Берсе – республикакүләм «Кряшен чибяре», икенчесе – Мамадыш районы «Кряшен чибяре». Җиңүче кызларга акчалата сертификат, таҗ, махсус үзенә дип тегелгән керәшен күлмәге тапшырылачак». 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев