Регина Васильева: «Укытучы хезмәте никадәр авыр булса да, балалар белән эшләве рәхәт»
Чыгарылыш класс укучыларының мәктәп белән сабуллашып, имтиханнарга әзерләнеп йөргән вакытлары.
Тукай районындагы Мәләкәс мәктәбенең тарих укытучысы Регина Васильева да 2025-2026 уку елының бер мизгелдәй үтеп китүен искәртеп үтте:
«Үткән ел үзем класс җитәкчесе булган унберләрне чыгарып җибәреп, быел 5ләрне алдым. Балалар бик өлгерләр, берьюлы бәхәсләшергә, килешергә, зарланырга да, ярдәм итәргә, иркәләнергә дә җитешәләр. Укытучы хезмәте никадәр авыр булса да, укучылар белән уртак тел табып эшләве рәхәт. Һәр уку елы тәмамлангач, чыгарылыш класс укучыларын озатканда уйландыра. Укытучы балалар белән күпме юлларны бергәләп үтә, аларны күп нәрсәгә өйрәтә, укучылар да аңа ияләнә. Тарих укытучысы буларак, төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашабыз. Мәсәлән, Алиса Маркова Әлмәт районындагы узган халыкара җәмгыять белеме олимпиадасында җиңү яулады. Ул югары уку йортына укырга керер өчен өстәмә 10 балл алды. 6нчы класс укучысы Алиса Савина һәм 5нчедән Виолетта Буханова тарих буенча конференциядә 2нче һәм 3нче урынны яуладылар. Һәр елны «Җиңү юлында»гы уенда катнашабыз, быел 20 команда арасында 2нче урынны алдык. Нәтиҗәләр дә, омтылырлык нәрсәләр дә бар».
Мәләкәснең чыгарылыш класс укучылары да сүзгә кушылды:
«Уку елы бик югары темп һәм гаять зур җаваплылык тойгысы белән истә калды. Вакытның төп өлешен имтиханнарга әзерлек ала, ул көндәлек рутинага әверелде. Мин үз вакытыңны дөрес бүләргә һәм бернәрсәне дә кичектермәскә кирәклеген аңладым. Параллель рәвештә иң катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры килде — ул булачак һөнәр һәм профильле югары уку йортын сайлау. Сайлавым физика белән тыгыз бәйләнгән өлкәгә төште. Мәктәп мине күп нәрсәгә өйрәтте һәм үз көчемә ышанычлы итте. Аңлыйм, алда мине мөмкинлекләр һәм ачышлар белән тулы тормыш этабы көтә», — диде Полина Еремеева.

Андрей Казанцев та үз сүзләрен әйтте: «Имтиханнарга әзерлек 10нчы класста ук башланды. Ул бик актив һәм нәтиҗәле барды. Хәтта җәй көне дә әзерләнергә туры килде. Барыбыз да имтихан алдыннан дулкынланабыз. Бер яктан, ниһаять, бу этап узачак һәм җиңел сулап куярга мөмкин булачак; икенче яктан, имтихан тапшыру алдыннан бераз курку да бар, булдыра алмам, дип борчыласың. Бирешмәскә тырышабыз һәм җиңелрәк вариант туры килер дип өметләнәбез. Соңгы кыңгырауга килгәндә, бу — көтелгән вакыйга, бигрәк тә 11нче класста, чөнки ул — мәктәп кыңгыравының иң соңгы чыңлавы. Мәктәпне тәмамлауга шатланабыз да, ләкин классташлар белән үткән күңелле мизгелләрне искә төшергәндә, бераз моңсу да. Гомумән, ниндидер зур һәм яңа вакыйганы көткәндәге хисләр өстенлек итә күңелдә. Барысы да яхшы үтәр дип өметләнәм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев