Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Питрәчтән Арсений Гаврилов Халыкара конкурста икенче дәрәҗәдәге лауреат булды

28 февральдә Казан дәүләт мәдәният институтында XIII Халыкара «Сандугач — Соловей» вокалистлар конкурсына йомгак ясалды.

Конкурска нигез салучы – танылган опера җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева. «Сандугач-Соловей» бәйгесенең популярлыгы елдан-ел арта һәм географиясе дә киңәя. Монда Татарстан гына түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала. Алар арсында гомуми белем бирү мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү оешмаларында, югары уку йортларында укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучы коллективлар (солистлар, дуэтлар, вокаль ансамбльләр) бар. Конкурс үзешчәннәр арасында да сәләтле җырлаучыларны ачарга мөмкинлек бирә. 

Конкурста жюри члены Венера Ганеева катнашучыларның осталыгын бәяли. Җырчы әйтүенчә, әлеге чара күпмилләтле Россия халкының мәдәниятен саклау, үстерү, берләштерү, яшьләрнең сәләтен ачу максатыннан үткәрелә. 

«Сандугач-Соловей» 13нче тапкыр, 28 февральдән 3 мартка кадәр уза. Катнашучылар арасында Питрәчтән Арсений Гаврилов та бар иде. Ул башкару осталыгы буенча икенче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Бу нәтиҗәләр аның талантын, тырышлыгын һәм осталыгыгын раслый.

Фото: Нина Фадеевадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев