Питрәчтән 94 яшьлек Николай Макаровның тормыш юлы һәркемгә үрнәк
Питрәчтә яшәүче тыл ветераны Николай Борисович Макаров үзенең 94 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.
Николай дәдәйнең тормышы үрнәк алырлык. Ул гомеренең 46 елын Янсуар авылындагы «Ильич» колхозында намуслы хезмәткә багышлаган. Хатыны белән бергә биш бала — ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка, сөекле хатыны арабыздан киткәнгә дә инде 20 ел вакыт узган. Бүген ветеран улы һәм килене тәрбиясендә, аларның игътибарын тоеп яши.
Николай Макаров 1932 елның 8 августында Питрәч районының Янсуар авылында колхозчы Борис Егорович һәм Анна Ильинична гаиләсендә 10 баланың иң беренчесе булып дөньяга килгән.
Миңа 8 яшь булганда, Бөек Ватан сугышы башланды, – дип искә ала Николай дәдәй, – Әти 1941 елның августында фронтка китте. Барлык эшләр дә безгә калды, олы бала буларак, бигрәк тә миңа. Без Анастасия түти белән көтүче булып, авылның сарык көтүен көттек. Шулай ук, кыр эшләрендә катнашырга туры килде. Җир сөрдек, чәчтек, уңыш җыеп алдык. Беренче ярдәмчеләребез атлар, үгезләр иде. Ашлыкны Балык Бистәсе элеваторына ташыдык. 1945 елның 9 маенда, төнлә басуда эшләгәндә, колхоз рәисе килеп, сугышның тәмамлануы турында шатлыклы хәбәр җиткерде. Еллар узса да, мин ул кичне гомер буе онытмыйм. Әкренләп туган якларга фронтовиклар кайта башладылар. Шул елның көзендә әтием дә өйгә кайтты».
Николай ат караучы булып эшли. Алар карамагында 150дән артык ат була. 1952 елда армия сафларына алына. Ул Красноярск краенда 3 ел да 3 ай хезмәт итә. Туган авылына кайткач, яңадан яраткан эшенә урнаша, ә 1970 елларда үгезләр фермасына күчә. 46 ел хезмәт стажы булган Николай Макаров районның алдынгы терлекчеләреннән берсе була. Ел саен алдынгылар слетында катнаша. ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре һәм башка күп кенә бүләкләр белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны», «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемнәренә лаек була.
Николай Борисович — бәхетле бабай. Аның гаиләсе бүген зур һәм тату: 10 оныгы, 10 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар.
Олы яшьтәге юбилярны котларга район ветераннар советы рәисе Ильизә Фәйзуллина һәм Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гайфуллин килделәр. Алар Николай Борисовичка ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарының җылысын тоеп, озак еллар яшәвен теләделәр.
Е.Яковлева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев