«Петр Гаврилов Брест крепосте өчен ахыргача торган»: Луиза Янсуар Беларусиядә булып кайтты
Язучы, шагыйрә, асыл карендәшебез Луиза Янсуар күптән түгел Беларусь җирендә, Брест крепостен күреп кайтты. Анда күргәннәрен, хис-кичерешләрен безгә дә язды.
Беларусь җирендә карендәшебез Пётр Гавриловны белмәүчеләр сирәк. Кая гына барсаң да, «мин — Гаврилов якташы» дигән сүз тылсымлы тәэсир итә. Шунда ук: «Ул — безнең Брест крепосте өчен ахыргача торган кеше, чын каһарман», — дип, ярдәм итәргә, аралашырга, сөйләшергә ашыгалар. Моны һәр адымда тоеп, бик рәхмәтле булып кайттым Беларусь кешеләренә.

«Кайчан да булса бу дәдәй турында язачакмын...»
Без үскәндә, Янсуар мәктәбе диварларында Питрәчтән чыккан өч Советлар Союзы Героеның портреты һәм алар турындагы мәгълүмат һәрчак эленеп торды: Камалиев, Гаврилов, Осипов. Арадан берсе — Әлбәдәннән чыккан керәшен кешесе Пётр Гаврилов. Аяныч язмышын миңа, балага әнием белән әтием дә, әбием белән бабайларым да күп сөйли, тетрәнеп, әсәренеп калам... «Кайчан да булса мин бу дәдәй турында язачакмын!» — дип киртләп куям кечкенә аңыма.
Бер ел элек, «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков инициативасы белән, «Сражается крепость» китабының репринт басмасы яңартып бастырылды. Гавриловның намуслы исемен кайтаруда кайчандыр башлап йөргән фидакарь зат — язучы, журналист Сергей Смирнов белән язып әзерләнгән әлеге китапны татарча чыгару нияте дә туды. Мин шунда ук эшкә керештем. Тәрҗемә итеп, инде Гавриловның үз тормышын да яза башлагач, соңгы тамчы канына кадәр «көрәшкән крепость»не үз күзләрем белән күрмичә булдыра алмаячагымны аңладым.

Чолганыштагы көннәр
«...Дүртенче көнен җир астында ятабыз. 30 июньнән соң Көнчыгыш фортны саклаучылар арасында исәннәр бик аз калды. Яралы, ачтан һәм сусызлыктан бик тилмергән кешеләр крепость хәрабәләренә сыенып яшеренде. Ике сугышчы белән мин дә туннельгә качтым. Урталайга бөкләнеп, тын да чыгармый ятабыз. Фашистлар бөтен җирне тикшереп чыкты. Иснәнеп йөрүләрен дәвам итәләр.
Контузиядән соң мин сөйләшә алмый башладым. Сусауга чыдап булмый. Аны аз гына булса да басар өчен, телебезне чыгарып, туннельнең диварларына җыелган чыкны ялыйбыз. Теш арасында ком шыгырдый. Кесәмнән пистолет патроннары белән арыш сохарие табып алам. Сохари таш шикелле каты. Аны көч-хәл белән өч кисәккә бүлеп, сугышчы егетләргә сонам. Патроннарны пистолет обоймасына урнаштырам.
Өстән автомат чиратлары ишетелеп тора. Гитлерчылар форт хәрабәләрен карап йөри, димәк. Югарыга чыгу мөмкин түгел, бары тик төнлә җөрьәт итсәк кенә.
Төштәге сыман, Агеевның карлыккан тавышын абайлап алам:
— Сез исәнме, иптәш майор?
Аны минем дәшмәвем борчый булса кирәк. Инде дүртенче көн дәшмим бит. Ялкынсынган карашымны төбим, тик һаман бер сүз дә сытып чыгара алмыйм. Ул башта ни булганын аңлый алмый тора, ә аннары башына барып җитә — контузия.
Дүртенче тәүлектә, төн җиткәч, яшеренгән урыннан чыгам. Бик зур авырлык белән шуышам. Кул-аяклар тәмам оеган. Җәрәхәтле сул җилкә авырта. Агеев белән Әюпов минем арттан шуыша. Ул-бу була калса, корал әзер. Менә без — өстә. Тынлык. Күк йөзе крепость өстенә бәрхет чатыр булып җәелгән. Йолдызлар җете яна, алар арасыннан ара-тирә пулялар эз сызып уза. Еракта учак булып сигнал ракеталары кабынып куя.

Янәшәдә генә авыз гармунында уйныйлар. Мелодияне бозып, фриц «Катюша»ны шыңшыта. Йөрәк борчулы тибә. Яраткан, кадерле көйне бозып уйнаган, газиз җиребезгә басып кергән дошманга нәфрәт бугазга кадәр күтәрелә...
Кесәмдә — граната-лимонкалар, ике пистолет, ТТ һәм трофей «вальтер». Аны миңа Көнчыгыш фортны саклаучы пограничниклар бүләк итте. Трофейны дошман тылына чыкканнан соң алып кайттылар. Сугышчыларда — гранаталар, трофей автомат һәм винтовка.
Саф һаваны туйганчы сулаганнан соң, ат сараендагы коега юнәләбез. Аз булса да сусауны басып, кире яшеренгән урынга таба шуыша башлыйбыз. Кинәт вал ягыннан тавышлар ишетелә. Русча сөйләшләр.
«Безнекеләр!» — баш миен шул уй яшендәй телеп уза.
Тавышларга таба шуышабыз. Берничә минуттан Көнчыгыш фортны саклаучыларның исән калган төркеменә килеп чыгабыз. 12 кеше. Күбесе яраланган һәм контузия алган, аякларында чак басып торалар. 30 июньдәге коточкыч сугыштан соң, алар җир астында һәм хәрабәләрдә яшеренгән. Барыбыз да бер сорау алдында калабыз: алга таба нишләргә?
Сугышчылар бу очрашуга шатлана.
— Товарищ майор, бу сезме? — дип сорашалар, үз күзләренә ышанмыйча.
— Болай булгач, әле көрәшәбез! — дип, калкынып куя кече сержант Семенюк«.
(Пётр Гаврилов, «Крепость көрәшә» китабыннан).

Могҗизадыр бу...
Беларуська сәфәремдә бөтен нәрсә дә, мең шөкер, юлларыма ак җәймә җәйгәндәй, уңайлы барды. Брестка килгән көн шуның кульминациясе булгандыр, мөгаен. Беренчедән, «Брест каһарман-крепосте» мемориаль комплексының «Көнчыгыш форт» бүлеге мөдире Инна Гавриленко-Шедловская, отпуск вакыты булуына карамастан, көнен миңа багышлады. «Брест крепосте» мемориаль комплексы буйлап без аның белән көне буена йөрдек.
Кайсы гына залга килеп керсәк тә, видеоинсталляцияләрдә кинәт кенә Пётр Гаврилов пәйда булып сөйли башлый... Башта моны очраклык дип уйладык, аннан бер-беребезгә күз сирпеп елмаештык, соңрак инде хәтта төгәл фактлар белән эш йөртүче чып-чын музейчы Инна Владимировна да:
— Юк, Луиза Николаевна, көтеп торган ул сезне, килүегезгә куанадыр... Димәк, башлап йөргән эшегез — Ходайга яраулы. Якташларым килә, дип тә тоюыдыр... — дип, күңеле нечкәреп дәште.
Инна Владимировна белән хушлашып, кичкә кереп барган крепость тирәли йөргәндә, бер бик зыялы, итагатьле абзый белән таныштым. Гаврилов якташы булуыма куанып:
— Ул — крепостьның иң соңгы саклаучысы, безнең өчен — бик зур, хөрмәтле кеше, әйдәгез, мин сезгә монда барысын да күрсәтәм... — дип, мине үз «шефлыгына» алды.
Георгий дәдәй белән крепость уртасында торып, кайчандыр, фашистлар басып кергәч, төп утка тоту ноктасы булган чиркәүгә килсәк, «бүген инде ябык» диелгән гыйбадәтханәдә... келәү бараиде. Могҗизадыр бу, дим эчемнән генә. Бәләкәй чагында әнкәсе чиркәүгә йөрткән дип әбиләр сөйләгән Гавриловның да, Брест крепостен саклаучыларның, монда һәлак булганнарның рухына иман укылды, шәмнәр куйдык.

«Үлем алмый торган керәшен»
Калган 12 кеше белән бергә Гаврилов казематларда яшеренә. Ахыр чиктә, 23 июльгә ул инде берьялгызы калып, ачлыкка чыдамыйча, комбикорма ашап, агуланып, ярымүле хәлдә була. Әмма шул хәлдә дә ул ыңгырашкан тавышын ишетеп, үзен табып алган немецларга каршы яу ача — гранаталар ташлап көрәшә. Әмма үзен һәлак итәргә өлгерми, әсир төшә.
Госпитальгә, «үлем алмый торган русны» күрергә немец офицерлары чиратка тезелгән, дип теркәп калдырганнар. Доктор Воронович язуында мондый юллар бар: «Әсир итеп алган майор — командир формасында, әмма аның киеме сәләмәгә әверелгән, йөзе дары корымына һәм тузанга буялган, сакал баскан. Ул яралы һәм коточкыч дәрәҗәдә арык, тире белән капланган скелет хәлендә. Арыгаюы һәм хәлсезләнүе шул хәлдә ки, бугазы хәтта йоту функциясен дә башкара алмый, моңа хәле җитми. Табиблар аны ясалма тукландыра башлады, югыйсә, тормышы кыл өстендә иде. Әмма шунысы гаҗәп: аны кулга алган немец солдатлары бу кеше казематтан берьялгызы сугыш ачты — пистолеттан атып берничә немец сугышчысын үтерде, гранаталар ташлады, дип сөйләде».
(Сергей Смирнов, «Брест крепосте», 1965 ел).
Әсирлекнең кара мөһере
Кулга алганнан соң, Гавриловны 1945 елга кадәр Хаммельбург, Равенсбрюк лагерьларында тоталар. Командирларны, гадәттә, авыр сынауларга дучар итәләр, «телләрен чишәргә», фашистлар ягына чыгарга өндәп, кызыктыргыч тормыш вәгъдә итәләр. Пётр Гаврилов әсирлек михнәтләрен дә, фильтрация этапларын да, Ватанга кайткач, ышанмау, әсир төшүе өчен битәрләү газапларын да сынмыйча, сынатмыйча уза. Лагерьларның берсендә ул карендәшебез генерал Карбышев белән очрашып, аңардан ныклык дәресе ала. Карбышев лагерьларда әсирләр өчен үзләрен ничек тоту кагыйдәләрен язган була, алар солдатларга көч бирә, рухларын саклый. Шунысы да билгеле: Пётр Гаврилов үзенең рус кешесе түгел, ә керәшен икәнлеген дә әйтә. Соңыннан «Крепость көрәшә» китабында да бу хакта аермачык яза. Ә китап үзе кечкенә генә язу блокнотларыннан башлана, хәзер аларның берсе крепость музейларының берсендә экспозициядә тора...
Немец тоткынлыгыннан котылгач, Пётр Гаврилов Ерак Көнчыгышта фильтрация лагерен уза, аның «чистамы», түгелме икәнен 1946 елга чаклы тикшерәләр. Нацистлар белән хезмәттәшлек итү факты ачыкланмый. Әмма документларында инде гомерлек кара мөһер, дөресрәге, кызыл тамга була: «әсирлектән кайткан»...
Туган ягына кайткач та, район үзәгендә эш эзләп тилмергәндә дә аңа кырын карашларны күп татырга туры килә. Ахыр чиктә, Краснодарга күчеп китә. Анда да баштарак бүтән һичкем алынмый торган эшләрдә җәфа чигә. Тизәк чокырлары тазартып көн күрә. Шуннан үзе шикелле сугыш һәм әсирлек афәтен кичкән бер танышы аны заводка урнаштыра. Ул хатыны белән баласының язмышын ачыклауга өметен җуя, икенче мәртәбә өйләнә. Краснодар читендәге миикрорайонда кечкенә генә саманнан корылган йортта яши башлыйлар...


«Дошман алдында дәрәҗәгезне төшермәгез!»
Хаммельсбург лагеренда Пётр Гаврилов генерал Дмитрий Карбышев белән очраша. «Сражается крепость» китабында ул бу хакта яза да: «Дмитрий Михайлович Карбышев «Совет кешеләренең фашист әсирлегендә үзләрен тоту кагыйдәләре»н эшләгән кеше. Менә ул кагыйдәләрнең кайберләре:
1. Әсирлекнең теләсә нинди шартларында да үзара оешканлык һәм бердәмлек күрсәтергә.
2. Ярдәмчеллек. Беренче чиратта авыру һәм яралы иптәшләргә булышыгыз.
3. Дошман алдында бер генә тамчы да дәрәҗәгезне төшермәгез.
4. Совет солдатының намусын югары йөртегез.
5. Фашистларны үзара оешканлык белән бердәмлегебезне ихтирам итәргә мәҗбүр итегез.
6. Фашистлар белән генә түгел, ә Ватанны саткан бәндәләр белән дә көрәшегез.
7. Саботаж максатыннан, патриотик төркемнәр төзеп, дошман тылында зыян китерү һәм диверсияләр белән шөгыльләнегез.
8. Иң беренче мөмкинлек булу белән әсирлектән качыгыз.
9. Хәрби присяга белән Совет Ватаныбызга тугры калыгыз.
10. Гитлер гаскәрләренең җиңелмәс көч булуы турындагы мифны җимерегез, әсирләргә җиңүебез турында ышаныч хисе сеңдерегез.
Ни кызганыч, Карбышевны 1945 елның февралендә Маутхаузен лагеренда ерткычларча җәзалап үтерәләр. Гавриловка ул:
— Бәлки, мин үләрмен, әмма алар безнең барыбызны да үтерә алмаячак. Исән калсагыз, Карбышев бернинди шартларда да түбәнлеккә төшмәде, бернәрсә дә аның ихтыярын сындыра алмады, диярсез.
Һәм Гаврилов аның бу сүзләрен еллар аша безгә китереп җиткерә. Очрашкан чакларында Карбышев, сугыш стратегы буларак, Гавриловтан Брест крепостеның легендар каршы тору көче белән дә кызыксынган була. Хәзер инде монысы да — безнең тарих.
Бу каһарманнар буыны безгә яуда гына түгел, ә кеше буларак та үзеңне ничек тотарга икәнлеген күрсәтеп калдырган затлар. Намус һәм миһербан ноктасыннан да. Гаврилов очрагында, аның беренче хатынын табып алып, яңа гаиләсендә соңгы сулышына кадәр тәрбияләүләре генә дә шул хакта сөйли.
— Каһарманнар буыны турында сөйләгәндә, без аларның әнә шулай мәхшәр эчендә дә кеше булып кала алуларын искә алабыз, — ди Ирина Владимировна. — Кеше булып кала алу кайчан да җиңел түгел. Әмма шул гына безне коткарачак.

Герой Брестта җирләнә
Брест крепосте каһарманнарын барлап, эзләп йөргән Сергей Смирнов аны нәкъ менә шунда табып ала да. 1955 елда үзәк радиода «В поисках героев Брестской крепости» тапшырулар циклы чыга, 1957 елда Смирновның «Брест крепосте» китабы дөнья күрә. Гаврилов бөтен Советлар Союзы каһарманына әверелә. Аны партиядә торгызалар, званиесен кайтаралар, бүләкләргә күмәләр…
1957 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән майор Пётр Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шулай ук, Ленин ордены белән «Алтын йолдыз» тапшырыла.
Ул үзен Брест крепосте гарнизон мемориаль зиратында — сугышчан иптәшләре белән бергә дошманны каршылаган урында күмәргә васыять итә. Шулай эшлиләр дә. Көнчыгыш фортны яклап көрәшкән Гаврилов эзләре буенча килүчеләр аның соңгы сыену урыны тапкан җирдә дә тын гына басып тора. Монда һәркем үзенекен уйлый.


Ул безне тынычлыкка өнди
— Бүген тере каһарманнар инде калмады, саклаучыларның балалары белән оныклары — алар белән элемтәне өзмибез, — дип сөйли Инна Владимировна.
«Брест каһарман-крепосте» — Беларусь республикасы туристлык маршрутындагы кеше иң күп йөри торган объект. 1971 елның 25 сентябрендә ачылган комплекс тулы бер ансамбльне тәшкил итә: берничә музей һәм ачык экспозиция эшли, сыннар тора, заманча концептуаль объектлар карашны үзенә тарта. Музей комплексы бай һәм эстетик яктан зәвыклы итеп эшләнгән, бу эштә төрле яктан, шул исәптән Россиядән дә спонсорлар бик булышкан.
Ике ягыннан уратып Мухавец белән Буг елгалары агып торган крепость эчендә нишләп соң су эчә алмый тилмерделәр икән? Әнә шул сорау балачактан ук бимазалый иде мине. Монда килгәч, барысы да ап-ачык аңлашыла: фашистлар алган ноктадан крепость уч төбендәгедәй күренеп тора, чынлыкта, ул коточкыч урын — ату өчен ачык мәйдан була. Әле җитмәсә, эссе җәй, үле гәүдәләр белән крепость эче дә, елга сулары да тула. Исән килеш суга барып җитә алган кешеләр дә, аны эчеп, агуланып кырыла...
Юкка гына крепость уртасындагы иң тетрәндергеч сыннарның берсе «Сусау» дип аталмыйдыр. Автоматына таянган яралы солдат, каскасын сузып, азапланып шуыша... Монда син кинәт, үзең дә сизмәстән, аларның рухы алдында җаваплы икәнлегеңне бар тирәлеге белән абайлап аласың, нык булырга кирәклегенә инанасың.
Брест крепосте камалышы бер айга якын дәвам итә. Беренче период — 22 июньнән 30ына чаклы. Бу көннәрдә бөтен периметрда канкойгыч мәхшәр була. 29-30 июнь көннәрендә — крепостьне төп штурмлау. Икенче период — 1-20 июльдә, монысы инде аерым почмакларда берләшкән яки ялгызак килеш каршы торган солдат-офицерлар көрәше. Шуларның иң соңгысы — майор Пётр Гаврилов.
Көнчыгыш фортның Гаврилов соңгы сыену урыны тапкан канатында бик тә тетрәндергеч урын бар — зур гына буш пыяла белән уратып алынган пространство, шуның эчендә майор Гаврилов басып тора. Килеп керәсең дә, әллә нишләп китәсең. Карашлар очраша.
Каһарман майорның аяк очында — һәр көн куела торган тере кызыл канәферләр. Биредә аның тыныч, искиткеч ышандыра, көч бирә торган үз тавышы яңгырый. Тын да алырга кыймый, «үлем алмаган майор»ның сүзләрен тыңлыйсың Ул безне тынычлыкка өнди.

Луиза Янсуар фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев