Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Олы көн — Җакты бәйрәм»: Җәкәү йортында балалар өчен бәйрәм булды

15 апрель көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен «Олы көн — Җакты бәйрәм» дигән интерактив бәйрәм оештырылды.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ел саен, Олы көн уңаеннан балалар өчен төрле чаралар оештыра. Быел нәниләргә «Поле чудес»ның керәшенчә варианты әзерләнгән иде. Тапшыруны Якубовичның керәшен двойнигы Метри Җәкубович алып барды.

Интерактив бәйрәмдә 30га якын бала катнашты. Уен башланып киткәнче, экранда Иисус Христосның тууы, язмышы турында кыска гына мультфильм күрсәтелде. Ә соңыннан, балалар 4 командага бүленеп, үзара ярышты. Командаларның исемнәре дә Олы көн белән бәйле: «Куличлар», «Олы көн», «Бәрмәнчек», «Рушник». 

Һәр командага билгеле бер сорау бирелде. Балалар «Поле чудес» уенындагы кебек, чиратлашып барабанны әйләндерделәр. Барабан да гадәти генә түгел. Анда саннар урынына Пасха күкәйләре төшерелгән. 

Барабанда ничә күкәй — командага шуның кадәр балл бирелә. Башта әле команда үзенә бирелгән сүздәге хәрефне дөрес әйтергә тиеш. Ә ул хәрефләр магнитлы тактада яшерелгән. Әгәр дә балалар әйткән хәреф туры килсә, Ангелина Мухина аны ача. 

Барабанда, шулай ук, «приз», «ике шкатулка» язулары да бар иде. Ә алары эченә төрле тәм-том яшерелгән. Балаларга ияреп, олылар да шул зур тартмадан нәрсә тартып чыгарырлар икән дип, кызыксынып карап утырдылар. Иң кызыгы һәм һич тә көтелмәгәне тартмадан кәбестә тартып чыгару булды. 

Беренче командага «Олы көнгә буялган күкәйләр ничек дип атала?» дигән сорау бирелде. Җавапны тиз таптылар — крашенка. Икенче команданың соравы болай иде: «Олы көн алдыннан чиркәү чаңы тавышы ару хәбәр җиткерә. Ул ничек дип атала?». Җавабы — Благовест. Өченче команда «Олы көн алды атнасы ничек дип атала?» дигән сорауга җавап эзләде. Балалар анысын да белде — Страстная. Соңгы, дүртенче команда «Олы көннән соң тугызынчы көнне нинди көн билгеләп үтелә?» дигән соравына да җавапны тапты. Магнитлы тактада «Радоница» сүзе яшерелгән иде.

Сорауларга җаваплар эзләгән арада, «Күкәй җыю» уены оештырылды. Зал идәненә тәгәрәтелгән күкәйләрне кайсы команда күбрәк күкәй җыя, шуңа приз. Уен барышында балалар, берьюлы, Олы көнгә бәйле төрле йолалар белән дә танышты.

Бу бәйрәмнең балаларга ничек тәэсир иткәне, Олы көнгә бәйле йолаларны истә калдырганнары һәм Ходаебыз тормышы турында нәрсәләр белгәннәре соңыннан уздырылган мастер-класста күренде. Күкәй буяганда балалар: «Иисус Христосның тормышы ничек авыр булган. Бу күкәйне мин Аның өчен буйыйм», — дип кызганулы тавыш белән үзара сөйләштеләр. Димәк, әлеге уеннан алар күңел ачып кына түгел, ә Олы көн турында күп мәгълүмат тә белеп таралыштылар.

Алина Кондратьева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев