Ольга Христофорова – Олы Шүрнәкнең үрнәк кешесе
Алабуга районындагы Олы Шүрнәктә яшәүче Ольга Кузьминична авылның актив кешеләренең берсе.
Шушы көннәрдә генә ул үзенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«Ольга Христофорова авылыбызның зур хөрмәткә лаек кешесе. Үлкә түтигә тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Көчле хатын-кыз сынмаган, сыгылмаган, югалмаган. Тормыш иптәше Микулай дәдәй белән бергәләшеп биш бала – оч кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр, олы тормыш юлына чыгарганнар. Озак еллар Сүрәкә ансамбленең солисткасы да иде. Хәзер дә җырлар өйрәнгәндә аңа киңәш сорап барабыз», – дип сөйләде Роза Роева.
Ольга Кузьминичнаның тормыш юлы – ул чын мәгънәсендә үрнәк. Аның һәр көне – хезмәт, гаиләгә тугрылык һәм якыннарына булган мәхәббәт белән сугарылган. Балачагы сугыш елларына туры килгән Ольга Кузьминична, күп авырлыкларны үз җилкәсендә күтәреп, ныклык һәм сабырлык үрнәге булып кала. Ул һәрвакыт гаиләсен беренче урынга куйган. Балаларына дөрес тәрбия биреп, аларны хезмәт сөючән, намуслы кешеләр итеп үстергәннәр алар.
Авылдашлары Ольга түтине хөрмәт итә, аның киңәшләренә колак сала, чөнки Ольга Кузьминична һәрвакыт дөрес юлны күрсәтә белә. Аның йөзендәге елмаю, күзләрендәге нур – тормышның матурлыгын һәм кешелеклелекне чагылдыра. Ул – Олы Шүрнәк авылының горурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев