Никифор Тукмачевның «Сандугач үксүе» китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Кичә 26 февральдә Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә оештырылды. Ике көн элек кенә 84 яше тулган шагыйрьнең яңа китабын тәкъдим итү кичәсе зурлап уздырылды.
Анда җитәкчеләр, шәһәрдәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр, җирле керәшен оешмасындагылар, шагыйрьнең Зәй районындагы якташлары, туганнары, дуслары җыелган иде. Кичәнең сценарий авторы, алып баручысы — Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәре Әнфисә Фәйзетдинова. Хезмәткәрләрнең китапханәгә керүче һәр кешене олы кунактай каршы алуларына, аларның елмаюлы йөзләренә карап, Никифор Ионович биредә дә үз кеше икән дип уйлап куйдым. Кунаклар дигәннән, иң ерактагылары — Зәй районының Кабан Бастырык, Сарсаз Баграж һәм Әхмәт авылы керәшеннәре иң беренче булып килгәннәр иде.


«Сандугач үксүе» китабын типографиядә бастыру өчен республика халкыннан акча җыюны оештыручылар — Вениамин Князев һәм Илья Батаев та кичәнең кадерле кунакларыннан булдылар. Никифор Тукмачевның китабын тәкъдим итү кичәсе, керәшеннәргә хас булганча, җыру белән башланып китте. Чәбия керәшеннәреннән оештырылган «Баш чишмә» ансамбленең (җитәкчесе — Ольга Вәлиуллина) «Җакын туганнарым җыелган» җыруы күңелләрне моң белән тутырды. Алып баручы Әнфисә Зиннуровна:
«Китапханәбезгә җакын туганнарны җыйдык. Сәбәбе — кулыбызга «Сандугач үксүе» дигән яңа китап килеп керде. Аның битләренә күз салдык һәм сихри, моңлы әдәби кочакка кереп киткәнне сизми дә калдык. Никифор дәдәй тормышның һәр мизгелен, табигатънең серле фасылларын, кешеләр күңелен йөрәге кушканча, шигырь телендә әйтеп бирә. Ә үзе исә шигърият белән һич тә бәйле булмаган һөнәр иясе. Гомеренең 44 елын ул медицина хезмәтенә багышланган, невропатолог, психиатр булган. 1972-1997 елларда эчке эшләр министрлыгына караган махсус учреждениедә табиб булып эшләп, майор званиесендә отставкага чыккан. Һөнәре поэзиядән ерак дип әйтсәк тә, табиб та, шагыйрь дә кеше күңелен һәм җанын давалаучылар», — дип чыгышы белән Зәй янындагы Югары Баграждан булган Никифор Тукмачевның хезмәт юлына тукталып үтте.
Үзе редактор булып эшләгәндә, «Туган як» газетасы аша шагыйрь иҗатын халыкка җиткереп барган, шулай ук, «Сандугач үксүе» китабын чыгаруга зур хезмәте кергән ветеран журналист Виктор Шадрин да карендәше иҗатына зур бәя бирде. Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, һәрвакыттагыча, керәшен киң күңеллелеге белән, бер кочак бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Ару затыбыз, олы талант иясе Никифор Ионовичның булуы, керәшеннәрнең рухи мирасын баеткан иҗаты, китаплары өчен рәхмәт белдерде. Шагыйрьгә иҗат ялкыны, гаилә җылысы бирүче зирәк акылга ия хатыны Иркинә ханымга, жирле керәшен оешмасы исеменнән, бер кәрҗин чәчәкләр бүләк итте... Тамара Алексеевна җитәкчелегендәге жирле керәшен оешмасының, шулай ук, анын идарә членнарының — Балчыклы егете Юрий Ивановның, Келәтле егете Геннадий Муллинның да китапны чыгаруда зур финанс ярдәмнәре керде.

Кичәдә ясаган чыгышында Геннадий Николаевич бу яңа китаптагы шигырьләрнең һәр кешене уйга салуын, аларны укыган саен күңелләр чистарынып калуын әйтте. Гомерләр чикле булса да, шагыйрьләр иҗаты мәңгелек мирас булып калачагын телгә алып, шигырь яратучыларга «Сандугач үксүе» китабын бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан, Никифор Тукмачев «Сандугач үксүе» китабының 50 данәсен Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенә бүләк иткән…
Якташларының сәламнәрен тапшыручы Илья Батаев һәм Вениамин Князев та кичәдә чыгыш ясап, җыр һәм шигырьләре аша Зәй ягын, керәшеннәрне данлавы, халыкка танытуы өчен Никифор дәдәйләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов, үзе килә алмаса да, видео котлау юллаган. Аны тыңлаганда, залдагы керәшеннәр аеруча зур горурлык хисе кичергәндер. Никифор дәдәйнең үз керәшененә багышланган патриотик шигыре Олег Фазылҗанов яттан сөйләгәндә набаттай яңгырады, уйландырды... «Илһам» эстрада җыр ансамбле җитәкчесе Ильяс Шәяхмәтов та аның бер шигырен укып, күпләрне уйга салды.


Никифор Тукмачевның композитор Чулпан Зиннәтуллина көй язган «Таң җилләре»җырын да йөрәкләрне моңга урар дәрәҗәдә оста башкарды ул. Әлбәттә инде, олпат шагыйрьнең кичәсендә каләмдәш дуслары гына сүз әйтмичә кала алмый. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр тамашачы каршына чыгып, тезелеп баскач башлар әйләнеп китте. Каләм тибрәтүче талант ияләре шулкадәр күп икән Түбән Камада. «Кама таңнары» житәкчесе Рәсимә Нәбиуллина:
«Бүгенге тантана шатлыклы да, ямансу, моңсу да. Ямансу, чөнки без озак вакыт Никифор абыйны күрми тордык. Үзе авырыйм, ди, үзе көнгә бишәр шигырь язып «төркем»ебезгә куя. Никифор абый тыйнак, гади һәм әдәби берләшмәдә бердәнбер дә. Елый-елый шигырь тынлаучы да, елый-елый шигырь укучы да ул. Безгә сугышы чоры авырлыклары турында сөйләүче дә, безне шигырь язарга өйрәтүче дә ул», — дип сөйләде.
Иҗат байрәме уңаеннан, өч китап ( «Гомерем Питраулары», «Таң суы», «Сандугач үксүе») авторы Никифор Тукмачевка Татарстан язучылар берлеге урынбасары Факил Сафин имзасы куелган Рәхмәт хатын да тапшырдылар. Җирле язучылар арасында Никифорга багышлап язган шигырьләрен укучылары да күп булды. Ә шагыйрә Фәнүзә Сабирова барысының да теләген әйтеп бирде:
Таң суына төшә кызлар,
Кызарып таң тугачтын.
Яшьлеккә юллар ябык, дип,
Үксиме сандугачың?
Яшьлек ул — шигырьләреңдә,
Гармуның телләрендә.
Изгелек белән янәшә,
Моң бар күңелләреңдә.
Иҗат чишмәң ургып ага,
Синдәй шагыйрьләр сирәк.
Йөзне узып яшә, дәдәй,
Син әле безгә кирәк…
Кичә азагында Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова:
«Бүген Түбән Камада шигърият бәйрәме, әдәбият көне сыман. Көндез Муса Җәлилгә багышланган кичә оештырдык. Аннан муниципаль конкурска нәтиҗә ясадык. Көнебезне йомгаклап, кадерле шагыйребез Никифор аганың китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдык. Үзебезнең төбәктә яшәүче шагыйрьнең китабы чыгу — китапханәчеләр өчен бәхет. Сезнең китаплар аша телебезгә, мәдәниятебезгә, туган ягыбызга мәхәббәт уятабыз», — дип сөйләде һәи китапханәләргә «Сандугач үксүе» китабын бүләк иткәне өчен Никифор Тукмачевка үзенең рәхмәтен җиткерде.
Җирле керәшен оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Владислав Домолазов кичә азагында китапханәгә тагын бер бүләк — узган ел азагында чыккан «Мирас» китабын ( авторлары — Валентина Максимова, Юлия Губина) тапшырды. Кичә Татарстанның халык артисты, «Сандугач үксүе» китабын чыгаруда финанс ярдәме күрсәткән Виталий Агаповның «Керәшен халкым минем» җыруы белән тәмамланды.



Динара Фәтхуллина, Фирая Моратова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев