Минзәләнең «Дуслык» фольклор төркеме халык иҗаты фестиваль-бәйгесендә керәшен җыруы башкарды
25 нче март көнне Минзәлә шәһәрендә «Без бергә» Республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенең чираттагы район сайлап алу туры үтте.
Әлеге бәйгедә Минзәлә шәһәрнең 3нче санлы урта мәктәбенең «Дуслык» фольклор төркеме дә катнашып, керәшен җыруы «Станокка»ны башкарганнар.
«Дәртле ритмга корылган бу җыр бию элементлары һәм халык уен кораллары яңгыравы белән үрелеп башкарылды. «Дуслык» фольклор төркеменә бишенче сыйныф укучылары йөри. Әлеге балалар район мәктәпләре арасында 21 нче февральдә Туган телләр көненә багышланган район конкурста да катнаштылар һәм керәшен җыруын, биюен башкардылар, керәшен киеменең аерылгысыз өлешләре булган тамакса һәм түгәрәк яулык турында сөйләделәр, презентация курсәттеләр. Нәтиҗәдә, аларның чыгышлары беренче урынга лаек булды», – дип язды татар теле һәм әдәбият укытучы, ансамбльнең җитәкчесе Лариса Ахметшина.

Фото: Лариса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев