Менделеевскида «Балкыш-Сияние» республика фестивале лауреатларының гала-концерты узды
Фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
2025 елның 22 маенда Менделеевскида Татарстан ветераннары арасында «Балкыш-Сияние» республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының гала – концерты узды. Чыгышларда ветераннар хоры, бию коллективлары һәм ялгыз башкаручылар катнашты.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Фестиваль патриотлык, иҗат һәм өлкән буынга хөрмәт тантанасына әверелгән. Бөтен республикадан килгән ветераннар тамашачыларны ватанга чын күңелдән мәхәббәт һәм бай тормыш тәҗрибәсе белән тулы күңелгә үтеп керерлек матур чыгышлары белән сөендергәннәр.
Алабуга районының Олы Шүрнәк авылыннан «Сүрәкә» фольклор коллективы да Менделеевск районы мәдәният йортында узган гала-концертта катнашты.
«Алабуга районының горурлыгы булган "Сүрәкә" фольклор коллективы да читтә калмады! Менделеевск районы Мәдәният йортында узган зур гала-концертта үзебезнең моңлы җырларыбыз һәм дәртле биюләребез белән тамашачыны сокландырдык», – диде ансамбль җитәкчесе Роза Роева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев