Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Маракиннар гаиләсе: «Балалар күп булудан куркырга кирәкми. Һәр бала үз ризыгы белән туа»

Зәй районының Урта Пәнәче авылыннан Светлана һәм Альберт Маракиннар бер балага караганда берничә бала үстерүе күпкә җиңелрәк, ә зур тату гаиләле булу бөтен авырлыкларны юкка чыгара, дип исәплиләр.

Маракиннар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Светлана белән Альберт үзләре дә биш балалы гаиләләрдән һәм икесе дә төпчекләр. Светлана — Тукай районының Калинин авылы кызы.

«Мама белән папаның безне иркәләп утырырга вакытлары да булмагандыр, шуңа да бик иртә кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үстек», — дип искә алалар алар балачак елларын. 

Светлана Урта Пәнәче авылына, төп йортка килен булып төшә. Альбертның әти-әнисе салган зур йортка янкорма өстәп, тагын да иркенәйтеп куялар. Алар кавышып, 4 кеше — каенана, каената һәм яшь пардан башланган тормыш, елдан-ел матурлана бара. Гаилә ишәеп, сигез кешегә җитә.

«Йортыбыз иркен, семья зур булса да, барыбызга да урын җитәрлек. Әле ял, бәйрәм көннәрендә туганнар килә, читтән кайталар. Ходайга шөкер, авылда каената-каенана белән яшәвемә бер дә үкенмәдем. Һәр эштә терәк, киңәшче булды алар. Каенанам үзе дә 38 ел каенана белән яшәгән. Мин бирегә килен булып төшкәндә әби дә исән иде әле. Бүгенге көндә аларның берсе дә юк инде. Хәзер гаиләбез кияүләр, оныклар белән арта», — ди Светлана.

Бүгенге көндә Маракиннар үзләре дә әби-бабай.

«Тормышыбызның яме — балаларда. Өч кызыбыз һәм улыбызның уңышларын, тигез тормышын күрүдән дә куанычлырак нәрсә юктыр. Алар өчен сөенеп яшибез. Балаңның баласы — балдан татлы, дип дөрес әйтәләр. Әби-бабай булгач, оныкларның рәхәтен, тәмен белеп, аларны үстерешәсе килә. 5 оныгыбыз — Мирослав, Марк, Илария, Родион, Миронның кунакка килүен зарыгып көтәбез», — диләр Альберт белән Светлана. 

Олы кызлары Наташа һәм икенчесе Алёна укытучы һөнәрен сайлаганнар, ә Марина — повар. Кызлар барысы да Тукай районының Мәләкәс авылы егетләренә кияүгә чыкканнар.

«Ире Эдуард белән Наташа — Чаллыда, ә Алёна белән Марина үз гаиләләре белән Мәләкәстә яшиләр. Артем белән Алёна йорт җиткезеп, башка чыктылар. Станислав белән Марина төп йортта, әниләре белән яшиләр. Улыбыз Аркадий 9нчы класста белем ала», — дип сүзен дәвам итте Светлана.

Хәзер бер бала үстерүне дә олы эшкә саный торган заман. Ә зур гаиләнең мәшәкате күбрәк — юасы, киендерәсе, ашарга пешерәсе... 

«Якын кешеләреңне кайгырту, озатып калу-каршы алулар — үзе бер рәхәтлек. Гаиләдә балалар күп булудан куркырга кирәкми. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Киресенчә, балалар күп булгач, алар бер-берсенә иптәш. Олыраклары кечкенәләрне караша, мәктәп яшендә булганда дәресләрен әзерләшергә булыша, ә инде үсә төшкәч, әти-әнисенең кул арасына керә башлый. Йорт эшләрендә балаларның ярдәме бик зур. Аллага шөкер, балалар туган җанлы, киң күңелле булып үстеләр. Ир-ат эше, хатын-кызныкы, дип тормадылар, әтиләре белән печәнгә дә йөрделәр, утын да кисештеләр. Савыт-саба юу, җыештыру кебек өй эшләрен чиратка сала иделәр. Күмәк эшне бергәләшеп башкарабыз», — диләр Маракиннар бертавыштан. 

Зур гаиләне туендырырга да, кием-салымга да акча күп китә. Әлбәттә, моның өчен гаилә башлыкларыннан зур тырышлык таләп ителә. Альберт башта авылда тракторда да, машинада да эшли. Ә Светлана почта хезмәткәре була.

Колхоз таралгач, Маракиннар кече фермерлык хуҗалыгы оештыралар һәм инде 10 елдан артык кошчылык белән шөгыльләнәләр. Үзләре өчен генә дип мал да асрыйлар. 

«Булдыра алганча үз йолаларыбызны сакларга тырышабыз. Бәйрәмнәрдә барыбыз да бергә җыелабыз. Олы көнгә, Покрауга бәрәңге тәкәсе, пирмәнкәләр пешерәбез», — диде Светлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев