Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыштан бертуган Антоновалар Россиякүләм олимпиадада призер булдылар

Ставрополь шәһәрендә Мәктәп укучыларының физкультура буенча Россиякүләм олимпиадасы булды.

Россиякүләм олимпиадага Татарстан җыелма командасы барган. Алар арасында Мамадыштан 4нче  мәктәпнең 9нче класс укучылары, керәшен кызлары, игезәк Лиана һәм Алина Антоновалар да бар.

Лиана һәм Алина спорт белән даими шөгыльләнәләр, уңышлары да шактый. Узган ел алар Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә узган физкультура буенча Россиякүләм олимпиадада катнашып, призер булган иделәр. Быел да сынатмаганнар.

«Тренерлары, физкультура укытучысы Илдар Мөхәммәтҗановка балаларыбыз белән ныклап шөгыльләнә, аларны ярышларга әзерли. Укучылары олимпиадада ел саен призер булып кайта», – дип сөйләде кызларның әнисе Венера Антонова.

Антоноваларның уртанчы кызлары Вероника да мәктәптә укыганда Курск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Ульяновск шәһәрләрендә узган Россиякүләм олимпиадаларда 4 тапкыр призер булган иде. 

Фотолар Венера Антонова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев