Мамадышта балалар Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр
Хәбәрләр

Мамадышта балалар Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр

Мамадыш районының 12нче «Ләйсән» балалар бакчасында чын халык бәйрәме рухы хөкем сөрде - биредә күңелле һәм җанлы итеп Питрау бәйрәме уздырдылар.

Тәрбиячеләр балаларга бу бәйрәмнең тарихын, аның үзенчәлекләрен һәм йола-гадәтләрен кызыклы формада җиткергәннәр.

«Бакча ишегалды чын табигать кочагына әйләнде: балалар милли киемнәрдән чыгыш ясадылар, халык җыруларын җырладылар, борынгы уеннарда көч сынаштылар.

Бәйрәмнең төп бизәге –  чәчәкләрдән үрелгән таҗлар һәм күңелле биюләр булды. Кечкенәләр үзләренең осталыкларын күрсәтеп, Питрауның матурлыгын тоя алдылар. Мондый чаралар балаларда халкыбызның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Бәйрәм бик күңелле, җылы һәм истә калырлык булып узды», – дип сөйләде тәрбияче Римма Кузнецова.

 



 


Нет комментариев