Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин авыл территорияләрен үстерүгә биреләчәк акча күләмен әйтте
Бу хакта Вадим Ильич авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендә белдергән иде.
Мамадыш районында авыл территорияләрен үстерүгә 55 миллион сумнан күбрәк акча юнәлдереләчәк. Әлеге эш төрле муниципаль программаларны гамәлгә ашыру нигезендә башкарыла. Бу турыда Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендә белдергән иде.
«Тулаем алганда, быел авыл территорияләрен үстерүгә төрле яңа муниципаль программалар һәм проектлар буенча 55 миллион сумнан артык акча юнәлдерү планда. Шулай ук агымдагы елда авыл халкына һәм авыл җиренә эшкә урнашучыларга социаль түләүләр бирү һәм икенчел торак сатып алу буенча яңа муниципаль программа башлап җибәрелде. Һәм бу, беренче чиратта, яшьләрне авыл җирлегенә җәлеп итүгә исәпләнгән. Бүгенге көндә 18 граждан әлеге түләүләрне алу өчен документлар әзерли, шуларның 12 – башка районнардан һәм шәһәрләрдән күчеп килүчеләр. Демографик вазгыятьне яхшырту максатыннан, быелдан ЗАГСта теркәлгән һәр яңа туган бала өчен 10 мең, ә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларның балаларына бу түләү – 20 мең сум», – диде ул.

Шулай ук Вадим Никитин, авыл җирендә инфраструктура үсеше һәм яшьләр өчен булдырылган ярдәм чараларының әһәмиятен билгеләде.
«Безнең бурыч һәм максат: һәр хуҗалыкның икътисади активлыгын тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең кече формаларына дәүләт ярдәменең күләмле чаралары моның өчен яхшы этәргеч. Әлеге көндә төзелә торган юл-коммуналь һәм социаль-мәдәни инфраструктура – авыл территорияләренең җәлеп итүчәнлегенең нигезе», – дип ассызыклады район җитәкчесе.

Муниципалитет башлыгы чыгышы вакытында юлларны төзү һәм ремонт эшләре башкару мәсьәләсенә дә тукталды. Алар «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында төзекләндерелә.
«Районның җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү һәм карап тоту мәсьәләләре проблемалы булып кала бирә әлегә. Торак пунктлар арасындагы муниципаль юлларның гомуми озынлыгы 119 км тәшкил итә, шуның 11 процентына гына асфальт-бетон җәелгән. Шул ук вакытта авыл торак пунктларының юл-урам челтәре 10 проценты гына асфальт-бетон белән түшәлгән. Ел саен авыл җирендә гражданнарның үзара салым акчаларының төп өлеше җирле юлларны ремонтлауга һәм карап тотуга тотыла», – дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев