Мәләкәстән Храмовларның ярты гасырлык куанычы
Бүгенге көндә Иерей Николай Александрович – Казан епархиясенең Тукай районының Мәләкәс авылындагы Вознесение чиркәве настоятеле. Иерей янәшәсендә – тугрылыклы хатыны, матушка Галина.
Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче Газимә һәм Николай Храмовларның гаилә коруларына 50 ел. Борды егете Николай Александрович төзелеш өлкәсендә дә, сәүдә системасында да намуслы хезмәткәр булган. Әмма аның җаны һәрвакыт иҗатка тартыла. Искиткеч моңлы тавыш иясе Николай Храмов концертларына тамашачы зал тутырып йөри. Ул озак еллар дәвамында «Энергетик» мәдәният сараеның татар хоры солисты була. Хезмәте һәм сәнгатькә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Яшәү мәгънәсе — гаиләдә
Храмовлар гаиләсе бүген дә һәр мизгелне кадерләп, хөрмәт һәм мәхәббәттә яши. Аларның бу матур үрнәге яшь буын өчен дә зур сабак. Хатыны Газимәнең хезмәт юлы да үрнәк алырлык: ул озак еллар Круглое Поле тимер юлы участогында һәм элемтә бүлегендә оператор булып эшли. Әмма үзе өчен иң мөһим һәм изге һөнәр итеп ул һәрвакыт ана булуны, балалар тәрбияләүне саный. Ире белән бергәләп, тату гаиләдә күп балалар үстерү турында хыялланалар. Бу теләкләре чынга аша — алар дүрт гүзәл кыз үстереп, һәркайсына лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар.
Иманга китергән сукмак
«Мин үземне бәхетлеләрдән саныйм: Ходай миңа үз юлымны табарга, Аның ишеген кагарга вакыт һәм мөмкинлек бирде. Үземне балачактан ук динле булдым дип әйтә алмыйм, ләкин әбиемнең „укы, иманлы бул“ дигән сүзләре күңелемдә мәңгелеккә уелып калды.. Күрәсең, иманга килүемдә нәсел җепләренең дә йогынтысы бардыр. Ерак бабайларым Борды авылы чиркәвендә җыручылар булганнар. Канымда булган бу омтылыш мине Ходай йортына китергәндер. Әмма тормышымны тамырдан үзгәрткән төп сәбәп — кызларым Софья белән Валерия. Алар кечкенәдән музыкага гашыйк. Укытучылары: „Чаллыда мөмкинлекләр чикле, Казанга барырга кирәк», — дип киңәш иткәч, башкалага күчендек. Кызларым музыка мәктәбенә йөрделәр һәм отец Павел җитәкләгән Тихвин керәшен чиркәвендә җырлый башладылар. Алар белән бергә мин дә чиркәүгә йөри, келәүләрдә катнаша башладым. Бервакыт Изге Кыз Мария иконасы каршында басып торганда, бу юлның минеке икәнен аңладым», — дип сөйләп үтте Николай Александрович.
Матушка Галина
Шуннан соң, ул Дьякон булып китә, соңрак Мәләкәс авылына священник итеп билгеләнә. Бергә гомер итүләренә 25 ел тулгач, хатыны аңа сюрприз ясап, православие динен кабул итә. Иерей Николай — Казан епархиясенең Мәләкәс авылындагы Вознесение чиркәве настоятеле. Матушка Галина (Газимә) иренең барлык авырлыкларын һәм шатлыкларын уртаклашып яши.
«Күңел халәте дини яктан берләшкәч, матушка булуы хатыныма авыр булмады. Кызларыбызның дүртесе дә чумылган. Җырлап йөргән чакларда нәселемне дәвам итүче юк дип, борчыла идем. Священник булгач, нәселемнең дәвамы — оныгым Николай Александрович туды», — дип шатлыгын җиткерде отец Николай.
Бордыда истәлекле вакыйга
Быел Бордыда узган «Күрше фест» бәйрәмендә Храмовлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Николай Александрович хатыны белән кавышу көннәрен искә төшерде:
«1976 елның 21 августында гаилә кордык. Ул вакытта Башкортстаннан яшьләр эшкә килә иде, Газимә дә шулар арасында. Мин үзем бик чая егет, кызны күрүгә үк: «Бу минеке булачак!», дип куйдым. «Ул кыз сиңа борылып та карамый, хыялланма», — дип көлә дәдәм. Бирешмәдем, көн саен янына бардым. Шулай язмышыбызны бергә бәйләдек. Гомер тиз уза, үпкәләгеп вакытны әрәм итмәгез. Иртән ачуланышсагыз да, кичкә барысын да онытып, бер-берегезне кичерергә өйрәнегез, чөнки һәр мизгел — кадерле», — дип тәмамлады сүзен отец Николай.
Фото Храмовларның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев