Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәләкәстә махсус хәрби операциядә катнашкан батырлар хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды

Тукай районының Мәләкәс авылында якташлары, махсус хәрби операциядә катнашкан Илнур Шәрәфиев һәм Василий Васильев хөрмәтенә мемориаль такталар ачу тантанасы булды.

Мемориаль такталар геройлар укыган мәктәп диварына беркетелгән. Геройлар икесе дә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык, каһарманлык һәм фидакарьлек өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Бу югары дәүләт бүләге — якташлары күңелендә аларның батырлыгын һәм мәңгелек хәтерен тану символы. Мондый бүләкләр иң кыю, Ватан һәм киләчәк буыннар хакына гомерләрен кызганмаучыларга бирелә. Тантанада туганнары, якыннары, мәктәп укучылары, хезмәттәшләре, шулай ук, авыл халкы катнашкан.

Тантаналы чыгышлар белән авыл җирлеге башлыгы Руслан Иванов, «Аэропорт Бегишево» АҖ генераль директоры Андрей Парфененко (Илнур Шәрәфиев бу компаниядә күп еллар эшләгән), һәм махсус хәрби операциядә катнашкан, җирле үзидарә депутаты Фәнис Галимуллин чыгыш ясаганнар.

«Без хәтерлибез, горурланабыз һәм сезнең батырлыгыгыз өчен мәңге рәхмәтле булачакбыз», — дип билгеләп үткәннәр үз чыгышларында спикерлар.

Мемориаль такталар үз тормышын Ватан өчен биргән кешеләрне хәтерләү һәм хөрмәт итү өчен куела. Аларның исемнәре авылдашлары һәм киләчәк буыннар күңелендә мәңге сакланыр.

Фотолар Мәләкәс авылы мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев