Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Май бәйрәмнәрендә Казанда гаилә фестивале узачак

Казанда 1-3 майда Казансу елгасы буендагы шул ук исемдәге балалар паркында «Елмай» гаилә фестивале узачак. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова шул хакта сөйләде.

Фестиваль өч көн эшләячәк һәм җиде тематик зонаны (концерт мәйданчыгы, спорт зонасы, мастер-класслар, «Игелек ярминкәсе», лекторийлар, ял һәм балачак зонасы) берләштерәчәк, дип язды «Татар-информ».

Парк сәхнәсендәге концертта балалар һәм шәһәр иҗат коллективлары, шул исәптән The Road рок мәктәбе, Игорь Крутой академиясендә тәрбияләнүчеләр, «Фантазия» хатын-кызлар джаз оркестры һәм Казан филармониясе катнаша. 1 һәм 2 майда шулай ук «Апуш» театр студиясе спектакльләрен һәм опера спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Кич белән ачык һавада гаилә белән кино карарга мөмкин.

Яр буенда спорт программасы тәкъдим ителә. Шулай ук паркта мастер-класслар һәм лекторийлар эшләячәк.

2 майда коляскалар парады уза, анда катнашучылар креатив бизәлештә ярышачак. Моннан тыш, фестиваль кысаларында хәйрия ярминкәсе дә уза. Җыелган акчалар «Игелекле Казан» проектына юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев