Ләке мәктәбендә 80 еллыкка 80 «бишле» алучы укучыга бүләк тапшырганнар
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шалтырады.
Бу көн - уку елының тәмамлануын, чыгарылыш класслар өчен имтиханнар һәм җәйге каникулларның башлануын билгели. Укучылар өчен бу шатлыклы мизгел, чөнки алар яңа белемнәр үзләштерделәр, дуслар таптылар һәм күп кызыклы вакыйгалар кичерделәр. Укытучылар өчен дә бу көн мөһим, чөнки алар үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрәләр һәм яңа уку елына көч туплыйлар. Соңгы кыңгырау - мәктәп тормышының бер этабы тәмамлануын һәм яңа үрләргә омтылуны аңлата.
Дилүзә Ильина, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары:
– “Соңгы кыңгырау” быел да гадәттәгечә узды. Матур традиция булып, бәйрәмдә ел дәвамында тырышып укыган, актив булган укучыларыбызны бүләкләдек, сертификатлар тапшырдык. Ел буена уңышлы эшләп килгән класс җитәкчеләре дә тәбрикләнде. Мәктәп белән тыгыз элемтәдә торган гаиләләргә, әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Быел, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, бер кызыклы акция игълан иткән идек. Яңа елдан соң гына кертелде бу яңалык. Кем май ахырына кадәр 80 “5”ле билгесе ала, шул, җиңүче буларак, махсус бүләккә ия булачак. Анастасия Аксакованың бишлеләре артып та китте инде. Мәктәпнең тугызынчы классын ике укучы тәмамлады. Азалия Шакирова – Түбән Кама шәһәрендә медицина училищесында, Диана Долгунова Сарман аграр көллиятендә укуларын дәвам итәргә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев