Күз яшьле бәйрәмгә — патриотик җырлар: Владимир Васильевның концерты булды
Җырчы Җәкәү йортында Татарстанның халык артисты Владимир Васильевның Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Поклонимся великим тем годам» дигән концерты булды.
Россиядә халыклар бердәмлеге, Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында оештырылган концертта патриотик җырлар гына яңгырады. Бу кичне Җәкәү йорты үзенә әтиләре, дәдәйләре, бабайлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган өлкән һәм урта буын кешеләрне үзенә җыйган иде. Концертның авар шагыйре Рәсүл Гамзатов сүзләренә язылган һәм мәңгелек хәтер булып яңгыраучы «Журавли» җыры белән башланып китүе үк тетрәндерде.

Концертта сугыш чоры җырлары булачагын алдан ук белеп торгангамы, килгән бер кеше Җәкәү йорты фойесындагы фото-стендлар янында тукталды. Узган елның февраленнән эшли башлаган «Героизм. Гордость. Cлава.» күргәзмәсен беренче кат күргәндәй, һәр керәшен Героеның портретын карадылар. Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары белән мәңгегә ил тарихына кереп калган Алексей Антонов, Николай Асанбаев, Пётр Гаврилов, Дмитрий Карбышев, Пётр Новиков, очучы Ольга Санфирова һәм башка керәшен егетләренең, кызларының үлемсезлеккә илткән сугышчан юлын күздән кичерделәр.
Керәшен Геройларының исемнәре концерт барышында да хөрмәт белән телгә алынып, аларның истәлегенә Александр Васильев «Майский вальс» җырын башкарды.
«Безнең зур тату илебез дошман басып алучыларын азат иткән бөек көннән соң 80 елдан артык вакыт үтеп китте. Ватанны азат итүчеләр — әле ул вакытта япь-яшь булган бабайларыбыз, әтиләребез. Алар да безнең шикелле үк бәхетле киләчәк турында хыялланганнар. Әмма илгә дошман басып кергәч, кулларында корал алып, 1941 елны Кызыл мәйданнан илне якларга китәләр. Кызганычка, күбесе яу кырында ятып кала. Бөек Ватан сугышы — зур вакыйга, шуңа да күпме еллар үткәннән соң да без бу күз яшьле бәйрәмне билгеләп үтәбез. 1941 елны ике бабаем да — Владимир Григорьевич Глухов һәм Евстафей Григорьевич Васильев сугышка китәләр. Берсенә — 29, икенчесенә 38 яшь була. Икесе дә хәбәрсез югала. Минем бабайларым кебек солдатлар миллионлаган, — дип сөйләде Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие җитәкчесе, җырчы Владимир Васильев. — Үзем Чаллы шәһәрендә тусам да, бабайларым — Зәй районының Поповка авылыннан. Өч ел элек миңа бер документ күрсәттеләр. Анда язылганча, Владимир Глухов сугышка 1941 елның 23 июненә каршы төндә китә. Бабайдан 1941 елда ике генә хат килә. Сугыш беткәндә 5 кенә яшьтә булган әнием Җиңү көнен гел искә ала иде. Ул көнне әби белән икесе өйдә булалар. Ачык тәрәзәләр аша урамнан «Җиңү!» дигән шатлыклы авазлар керә. Әнием үз анасының тәре каршында басып, бабайның исән кайтуын теләп, гел иман әйткәнен сөйли иде. Әниләр, әбиләр үз якыннарын сугыштан көтеп ала алмыйлар. Бу илебездәге бик күп кешеләр өчен гомерлек яра булып кала. Шуңа да без Җәкәү йортына һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык һәм сугыш чоры җырлары белән искә алу өчен җыелдык».
Концертта башкарылган «Прощание Славянки», «Шумят хлеба», «Дорога на Берлин», «Песня о далёкой Родине», «Мгновения», «Җырларым» (сүзләре — Герой-шагыйрь Муса Җәлилнеке), «Катюша», «Синий платочек», «Моя Москва», «День Победы» яу кырында һәлак булган, җиңү яулап илгә кайткан ир-егетләр батырлыгына җыр-һәйкәл булып яңгырады.
Концертта Владимир Васильевның олы улы Александр да патриотик җырлар башкарды. «Минем юлдан китте. Музыка мәктәбен, музыка училищесын бетереп, консерваториядә укый. Узган ел сроклы хәрби хезмәт үтте. Чын ир кеше», — дип тамашачыны яшь җырчы белән таныштырганда Владимир Михайловичның үз улы белән горурлануы тавышына ук чыккан иде.

Соңыннан, традиция буенча күмәк фотога төшкәннән соң, Владимир Михайловичка сүз кату җае чыкты.
«Без әле генә гастрольләрдән кайттык, — дип сөйләде ул соравыма җавап итеп. — 25 апрельдә Санкт-Петербургта, 26ысында Мәскәүдә булган үз концертларымда сугыш чоры җырларын да башкардым. Гастрольләргә киткәнче Людмила Белоусова белән сөйләштек. Людмила Даниловна безне Җәкәү йортында чыгыш ясарга чакырды. Бик теләп килергә булдык. Бүген тамашачы гомер буе өйрәнгән, җырлаган җырларымны ишетте. Концертны «Журавли» белән башлап, иң азактан «День Победы» белән тәмамлауның тәэсир көче зур. Бөек Ватан сугышы батырларын бер минутлык тынлык белән искә алганда композитор Роберт Шуманның «Грёзы»сы уйналуы да кайгылы тантананы көчәйтә».

Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан оештырылган бу концертта Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендәге музыкаль-әдәби лекторие артистлары катнашуы үзе үк аерым бер символга ия. Бу музыкаль-әдәби лекторий үзе дә 1945 елны оештырылган. Узган ел, Җиңүнең юбилей елында, 80 еллыгын билгеләп үткән. Соңгы 12 елда әлеге лекторийны талантлы карендәшебез Владимир Васильев җитәкли. Җәкәү йортындагы концертта, аның хезмәттәшләре, сәхнәдәш дуслары — Татарстанның атказанган артистлары Ригина Вәлиева, Адель Закиров, концертмейстерлар, Бөтенроссия конкурсы лауреатлары Мария Черных, Александр Ферулев һәм, шулай ук, Владимирның улы Александр Васильев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев