Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кушамат - керәшеннәр өчен табигый бер сыйфат

Кушаматлар аша нәсел тарихын да өйрәнеп була диләр. Питрәч районының Янсура авылыннан керәшенчә марафонда катнашучы Екатерина Яковлева үз якларындагы кушаматлар турында язды.

Мин үзем Вьетнам очында яшәгән Чокыр Иваны — кызы, Казак очындагы Даный Бәчүгенен — килене булам.

Кешеләрне һәрвакыт теге яки бу төшенчәне белдерә торган сүзнен ни өчен шулай янгыравы, анын килеп чыгышы кызыксындыра. Кайбер сүзләрнен килеп чыгышын бик тиз табып була, чөнки бу сүзләрдә аларнын билгеле бер сыйфаты күренә.

Авылда кушаматсыз кеше булмагандыр, мөгаен. Булса да, сирәктер. Берәрсе әз генә кыеграк эш эшләдеме яки сәеррәк, мәзәгрәк сүз әйттеме, җитә кала, кушамат тагалар да куялар. Шуларнын берничәсен искә төшерәм бүген. Кушаматларнын кайсыларыдыр элекке ыру исеме белән бәйле, ә кайберләре теге яки бу кешенен үзенә генә хас сыйфатларыннан килеп чыккан.

Кушамат барлык халыкларга да хас нәрсә. Ә без керәшеннәр өчен инде ул — табигый бер сыйфат. Авылда кемне дә булса исем — фамилия белән сорасан, аптырап калырга мөмкинәр. Ә кушаматын әйтсән, шунда ук беләләр.

Бөтен керәшен авылларында да шундый хәл. Бу урында мисалга үземне китерәм. Әти ягыннан без — Чокырлар. Чокырлар, диләр икән инде, кемнәр булуы билгеле. Нәнәй ягыннан, Чумарлар дисәләр, авылда тагын кемнәр булуын анлап була.

Әтиемнен дәдәсе, яшь бабайнын кызы Анна түтей безнен күршеләр Көртлекләргә килен булып төшә. Көртлекләр безнен авылда төрле яктан да үрнәк гаилә: алар оялары белән балыкчы да, итек басучы да, көрәшчеләр дә.

Постаромов Иван (Питер җизнинең атасы) авылның оста итек басучыларның берсе булган. Олылар сөйләве буенча, алар елына 80 шәр пар итек баса торган булганнар. Үсә төшкәч, Иван бабайга балалары Питер белән Әлүш тә булыша башлый. Гаилә ишле: бала- чага, туган — тумача, артыгракларын сата да торган булганнар. Мин дә хәтерлим әле, Иван бабай төз гәүдәле иде. Шулай ук бик җор телле дә булган ул.

Безнен авылдан ерак түгел Теләче районын Шәтке авылына итек сатарга бара торган булган Иван бабай. Шәтке — татар авылы. Барган — барган итеге дә сатылган Иван бабайнын, үзен дә таный башлаган авыл халкы. Аны күргәч: «Ооо, Керәшен» килгән дип каршы ала торган булганнар. Менә шулай итеп «Көртлекләр» — «Керәшен» кушаматына әйләнә дә куя. Авылыбызда аларнын балаларын, киленнәрен, оныкларын барысын да үз итеп «Керәшен» кушаматы белән йөртәләр.

Фамилияләре белән дә хәл болайрак булган. Иван бабайнын атасы, аягы таеп китеп җыгылган. Аннан: «Хәлен ничек?» — дип сораган берәү. Ул «По — старому» дип җавап биргән. Шуннан сон, Постаромов фамилиясе барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев