Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Күршеләр-иң якын кешеләр»: Яңа Усыдан Петровлар 34 ел бергә яшиләр

Мөслим районының Яңа Усы авылының бер урамында бер өй аркылы гына, гел дус булып яшәгән күршеләр, Лариса һәм Александр Петровларның гаилә корып яшәүләренә 34 ел булган. Алар һәр бәйрәмдә гаилә белән җыелып, йола-гадәтләрне яңартып, киләчәк буыннарга тапшырып яши.

1992 елның 24 январе. Тышта чатнама суык. Бу көнне Мөслим районының Яңа Усы авылында яшәүче Лариса һәм Александр Петровлар гаилә тормышында тәүге адымны ясыйлар. Яңа кавышкан парның бу салкынга исе китми, чөнки йөрәкләрендә янган мәхәббәт ялкыннары иң салкын бозны да эретерлек. Бүген дә матур хатирәләр белән искә ала алар үзләренең туй көнен.

Авыл җирендә элек-электән күрше-күлән бердәм булып, бер-берсенә үрнәк күрсәтеп, ярдәмләшеп, татулыкта гомер кичергән.

Яңа Усының бер урамында бер өй аркылы гына, гел дус булып яшәгән күршеләр, балалары Лариса белән Александр кушылгач, тагын да якынаялар.

Александр механизатор, Лариса балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Лариса көлеп:

«Сашаның әбисе шундый суык көнне усал кызлар гына килен булып төшә, дигән иде. Усал булганмындырмы-юкмы, 34 ел иңне-иңгә куеп яшибез ирем белән. Яшьлек елларын искә төшергәндә, иң беренче күз алдына йорт җиткезү мизгелләре килеп баса. «Усаллыгыбыз», үҗәтлегебез һәм әлбәттә тырышлыгыбыз ярдәм иткәндер дә, мөгаен. Зур йорт салып кердек. Ул вакыттагы халыкның бердәмлеген үрнәк итеп сөйләрлек. Бер казыксыз җирдә шундый матур йорт салуда туганнарның, авылдашларның ярдәме зур булды. Бураны күтәргәндә авылның барлык балта осталары, мүк кыстыручы түтиләр килде. Бер аяклы Нәчти Викторы балтасы белән мүкне чабып җайлап биреп торды. Өлкән яшьтәге Нюркә, Серафима түтиләр яшьләрне мүк кыстырырга өйрәттеләр. Үзләре дә тырышып эшләделәр. Мүк җитмәгәч, борчылган идек, кай арада авылдашлар үзләренең өйләрендә булган яртышар, берәр капчык мүкне китереп тә бирделәр. Аллага шөкер итеп, ярдәмчел якыннарыбызга, авылыбыз кешеләренә рәхмәтле булып, шушы йортыбызда 25 ел гомер кичерәбез. Бер малай, бер кыз үстердек», — ди Яңа Усы мәктәбе укытучысы, 36 еллык педагоглык стажы булган Лариса. 

Александр авыл җирлеге басуларында тракторда, комбайнда эшләп, чәчү, уруда катнаша. Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, ул токарь да, сварщик та. Техника көйсезләнсә, бар кешегә аның янына килә.

4 балалы гаиләдә үскән Александр, 5 балалы гаиләдән булган Лариса да кечкенәдән керәшеннәрнең йола-гадәтләрен, биюләрне күреп, җыруларны тыңлап, аларны күңелләренә салганнар. Бүгенге көндә Александрның 85 яшен тутырган әнисе Афросинья түти балаларына үз киңәшләрен биреп, аларның рәхәтен тоеп яши. 

«Авылыбызда чиркәү ачылгач бик сөендек, гаиләбез белән барып чумылдык. Усы өстендә чаң тавышы чыңлавын горурланып, күңелебезгә рәхәтлек алып тыңлыйбыз. Йола-гадәтләребезне сакларга тырышабыз. Балаларыбыз икесе дә үз тормышлары белән яшиләр. 3 оныгыбыз үсеп килә.», — диләр Петровлар. 

Халкыбызның йола-гадәтләре, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә барлыкка килгәннәре дә бар. Болар хакында балаларга да сөйләп, күңелләренә сеңдерергә тырышып яши Петровлар гаиләсе. Алар өчен һәр бәйрәм — гаиләне берләштерү, йола-гадәтләрне яңарту һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев