Ксенофонт Антонов туган авылы турында мәгълүматларны бөртекләп җыйган
23 июньдә Зәй районының Зичәбаш авылында яшәүче хезмәт ветераны, авыл активисты, һәвәскәр тарихчы Ксенофонт Константинович үзенең 98 яшен билгеләп үтте.
Аның балачагы 1941 елның 22 июнендә тәмамланган. Уку урынына – тылда авыр хезмәт: кырда эшләү, урман кисү... Җиңүдән соң ул армиядә хезмәт иткән һәм бөтен гомерен туган авылында уздырган.
Авыл тарихын өйрәнүгә, саклауга аның зур көче кергән. 1990 еллардан башлап Ксенофонт Константинович туган авылы турында мәгълүматларны бөртекләп җыйган: архивларда эшләгән, уңышлар, авылдашлары язмышы турында язып барган. Аның уникаль язмалары Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларының исем-фамилияләре урын алган истәлек стеласы ясауда кулланылган.

Бүген ул, авыл тарихын өйрәнгән белгеч буларак, үз тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша. Хезмәт, үзара ярдәм һәм тынычлыкның никадәр зур кыйммәтләр икәнен аңлата. Аның тормышы – ныклык һәм туган авылын яратуның бәяләп бетергесез дәресе.
“23 июньдә Зичәбаш авылында хөрмәтле хезмәт ветераны, авыл активисты, тарихчы Ксенофонт Константинович үзенең туган көнен билгеләп үтте, – дип хәбәр иттеләр Дүрт Мунча мәдәният йорты хезмәткәрләре. – Аны 98 яшьлеге белән котларга авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты җитәкчесе, район мәдәният йорты автоклубы вәкилләре килде.
Ветеранга бик күп җылы котлау сүзләре, теләкләр яңгырады, истәлекләр белән уртаклаштылар, бүләкләр тапшырдылар. Ул, игътибар өчен рәхмәт белдереп, үзе язган шигырьләрен укыды”.

Фотолар: Дүрт Мунча мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев