«Кряшен чибяре – 2026» титулы иясе Ангелина Мухина: «Бу җиңү мине яңа үрләргә рухландыра»
«Кряшен чибяре – 2026» титулы иясе Ангелина Мухина конкурстан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Кряшен Чибяре-2026» титулы иясе булу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Күңелдә — йола-гадәтләребез өчен шатлык һәм горурлык хисләре, ышанычны аклау өчен алга таба эшләү теләге. Дөресен генә әйткәндә, әлегә кадәр ышанып бетмим.
Конкурста икенче тапкыр катнашуым иде. 2025 елны икенче урынны алгач, тагын катнашып карау теләге туды. Быел конкурста бар көчемне биреп әзерләнәсәм дә, җиңәрмен дип уйламадым, чөнки барлык финалистлар да көчле. Җиңү – минем өчен таҗ һәм мактау сүзләре генә түгел, ул безнең традициясенең никадәр бай һәм матур булуын күрсәтү мөмкинлеге.
Җиңүче таҗын кидергәндә үземне дөньяда иң бәхетле кыз дип хис иттем. Шунысын төгәл әйтә алам, бу – финиш түгел, ә яңа казанышларга старт.
Мондый конкурста якыннарның көч биреп торуы мөһим, шуңа да, дусларыма, туганнарыма миңа ышанганнары, ярдәмнәре өчен рәхмәт! Бу җиңү мине яңа үрләргә рухландыра һәм мин киләчәктә дә халыкыбыз ышанычын аклаячакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев