«Кряшен чибяре-2026» финалистлары бердәмлек төшенчәсе турында сөйләде
«Кряшен чибяре-2026» конкурсында республиканың 6 төбәгеннән 10 кыз катнашачак. Алар арасында «Бердәмлек нәрсә ул?» дигән сораштыру уздырдык.
Алиса Сабаева: Бердәмлек – халыкларның дус-тату яшәве.
Полина Григорьева: Бердәмлек – безнең тамырларыбызны һәм тарихыбызны берләштергән көч. Ул бер-береңә терәк була алу һәм чиркәүдә бергәләп келәү итү бәхете.
Ангелина Солганова: Бердәмлек – туганнарың, дусларың белән тату яшәү, бер-береңә булышу.
Аделина Архипова: Бердәмлек – кешеләрнең уртак кыйммәтләргә һәм максатларга, шулай ук, бер-берсенә хөрмәткә нигезләнгән берләшүе. Үзара аңлашу һәм ярдәм атмосферасы тудыра, кыенлыкларны җиңәргә һәм уңышларга ирешергә юл ача.
Ирина Тимофеева: Бердәмлек – бар халкыңа бердәнбер булган хәтер һәм якты киләчәк.
София Самойлова: Бердәмлек – уртак максатларга ирешү өчен көчләрне берләштерү. Дуслыкта, ярдәмләшүдә һәм аңлашуда, аеруча катлаулы чакларда бер-береңә терәк булуда.
Анастасия Шумитова: Бердәмлек – үзара ярдәм һәм тугрылык.
Дарья Дементьева: Бердәмлек – татулык, халкыбыз көче. Бер-береңә карата ачык йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булу. Бер фикергә килеп, уртак максатларга ирешү.
Ангелина Мухина: Бердәмлек – уңыш нигезе, бердәм булсак, дөнья тагын да яхшырак һәм тынычрак булыр.
Альбина Михайлова: Бердәмлек – бер-береңә терәк булып, шатлыкны уртаклашып, авырлыкларны бергә жиңеп яшәү. Бу кагыйдә ике кеше арасындагы яисә төркемдәге мөнәсәбәтләрдә дә, ил күләмендә дә урынлы.
Фотода кызларның футболкаларында керәшен кызларының калпагындагы бизәк сүрәтләнгән. Әлеге бизәк – тормыш агачы. Аларга әлеге бүләкне конкурска әзерлек вакытында оештыру комитеты исеменнә Игорь Шрыков тапшырды.


Игътибар! 18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2026» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
Фото: Эльмира Шрыкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев