«Кряшен чибяре - 2025» конкурсы: 6 финалист
Республикакүләм Питрау бәйрәменең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-2025» финалына үткән кызлар белән таныштырабыз.
КРИСТИНА ГРИБАКОВА

Туган көне: 17 февраль, 17 яшь.
Кайдан: Мамадыш районының Владимир авылыннан.
Уку/эш урыны: Казан шәһәренең Адымнар мәктәбенең, 11нче класс укучысы.
Тормыш девизы: «Һәркем үз язмышын үзе булдыра».
Хобби: сноубордта шуа, зур теннис белән шөгыльләнә, китап укырга ярата, инглиз телен өйрәнә.
Ни өчен конкурста катнаша: Әби-бабаларының үткәнен, аларның йола-гадәтләрен саклауга үз өлешен кертеп, керәшеннәрнең уңган, тырыш, җор телле икәнлекләрен күрсәтү.
Хыялы: Экзаменнарны уңышлы гына тапшырып, югары уку йортына керү, сәяхәт итү.
Матурлык ул...: эчке һәм тышкы матурлык тәңгәллеге.Эчке дөньяң бай булмаса, тышкы матурлык күренми. Чын матурлык эчтән бөркелеп чыгып,күз карашында, үз-үзеңне тотуыңда, эшләреңдә чагыла. Матурлыкны табигать бүләге генә дип әйтмәс идем. Чын матур булу өчен үз өстеңдә дә эшләргә кирә.
Синең өчен Ватан нәрсә?: Ватан – үзем, әби-бабамнар туып-үскән җир. Ул минем нәсел тамырым, гаиләбез тарихы, халкымның культурасы, һәрвакыт янәшәмдә булып, барлык башлангычларымда ярдәм итеп торучы кешеләр. Дөньяның кайсы гына почмагында булсаң да, ашкынып кайта торган һәм сине һәрчак көтеп торучылар булган, үзеңне иминлектә итеп тоя торган урын.
ЛИАНА МАРКОВА

Туган көне: 26 май, 26 яшь.
Кайдан: Башкортстан республикасының Бакалы районыннан.
Уку/эш урыны: Уфада, «Балалар һәм диетик туклану үзәге» муниципаль автономлы учреждениесендә эшли.
Тормыш девизы: һәр мизгелнең кадерен белергә, тормыштагы барлык хәлләрне дә тиешенчә, тыныч күңел белән кабул итәргә. Үзеңә карата ничек булуларын теләсәң, башкаларга карата да шундый яхшы мөнәсәбәттә бул.
Хобби: бию, йога, сәяхәт итү.
Ни өчен конкурста катнаша: үзебезнең бай культураны ныклап өйрәнү, керәшен яшьләре белән танышу, үземдә керәшенлекне арттыру.
Хыялы: конкурста җиңеп, Башкортостанга «Кряшен Чибяре» таҗын алып кайтучы беренче керәшен кызы булу.
Матурлык ул...: чибәрлек дип әйтүгә уема «күңеле белән матур кеше – чын чибәр» дигән сүзләр килә. Кеше ихлас күңелле, игелекле һәм көнче булмаса, аның күңел матурлыгы шунда ук күзгә ташлана. Шушы сыйфатлардан башка, бары тышкы кыяфәтнең генә матур булуы чибәрлек түгел әле ул.
Синең өчен Ватан нәрсә?: Җаным белән үзем омтыла торган урын. Авылым, өебез… Анда мине һәрчак көтәләр. Ватан ул – ыру тамырларым, гаиләбез, андагы традицияләр һәм йолалар, тарихыбыз. Ватан ул – яңа гына чабылган үлән исе, яңгыр шавы, әнием пешергән тәмле пироглары. Ватан ул – үзем сөйләшә торган туган телем; бай мирасыбызны, фольклорны үз эченә алган культурабыз.
АРИНА ТРУШОВА

Туган көне: 13 март, 17 яшь.
Кайдан: Мамадыш районы, Колышчы авылы.
Уку/эш урыны: Түбән Сон мәктәбендә укый.
Тормыш девизы: Ходай биргәненә мең шөкер!
Хобби: спорт белән шөгыльләнү, табигатьтә ял итү, җырлар өйрәнү.
Ни өчен конкурста катнаша: авылының йола гадәтләрен өйрәнү, җыруларын башкаларга күрсәтү, үз-үзен сынау.
Хыялы: тормышта үз юлын табу.
Матурлык ул...: Чын матурлык – эчке дөнья, аның чисталыгы, ихласлылыгы, сафлыгы.
Синең өчен Ватан нәрсә?: Гаиләм, туганнарым, якыннарым. Туган авылым, туфрагым, газиз йортым, халкым.
АНГЕЛИНА МУХИНА

Туган көне: 11 июль, 25 яшь.
Кайдан: Питрәч районы.
Уку/эш урыны: Лингвистика юнәлеше буенча магистр, инглиз телен өйрәнергә теләүчеләргә белем бирә, аспирантурага керергә әзерләнә. Төрле иҗади проектларда катнаша.
Тормыш девизы: «Кешенекенә тимим — үземнекен бирмим!»
Хобби: сәяхәт итү, китаплар уку.
Ни өчен конкурста катнаша: керәшен дөньясында, атмосферасында кайнау. Милләтебез, мәдәниятебез өчен януын, күңелендәге милли хисләрне башкаларга җиткерү, халкыбызга файда китерү. Конкурс үсеш юлындагы зур бер баскыч булыр дип өметләнә. Якты хатирәләр, яңа танышулар көтә.
Хыялы: «Минем хыялым – минем кулда».
Матурлык ул...: Матурлык һәркайда бар. Аны күрә, тоя белергә генә кирәк. Миңа калса, һәр кеше шуңа омтылып яшәргә тиеш. Барыгыз да бүгенге көндәгечә матур итеп яшәгез, белемгә омтылыгыз, гади булып калыгыз!
Синең өчен Ватан нәрсә?: Туып-үскән җир, әти-әни, әби-бабаларым җире. Әбиемнән беренче тапкыр әкиятләр ишеткән һәм миңа үз фикерләремне, хисләремне, кичерешләремне белдерү мөмкинлеге биргән туган телем. Һәр сүз мәдәниятебезгә һәм тарихыбызга бәйләнгән тамырларны, традицияләрне искә төшерә. Ватан - безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез.
АРИАНА КАДЫЙРОВА

Туган көне: 14 январь, 18 яшь.
Кайдан: Мамадыш районы, Шәдче башы авылы.
Уку/эш урыны: Түбән Кама шәһренең Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә укый.
Тормыш девизы: «Һәрвакыт, бөтен җирдә – телим, алам һәм булдырам».
Хобби: вокал, кул эшләре белән шөгыльләнә.
Ни өчен конкурста катнаша: керәшеннәрнең йола-гадәтләрен күрсәтү һәм бар халыкка таныту өчен.
Хыялы: этник кием бренды булдыру.
Матурлык ул...: кешеләрдә булган җылы һәм ягымлы караш, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү, көч бирү, үз әйләнә-тирәңне ярату, саклау, кешеләргә карата хөрмәт.
Синең өчен Ватан нәрсә?: Ватан – ул үз туган җиреңне ярату, зурлау, аның белән горурлану, туган илең өчен янып-көеп тору, туган телеңдә төгәл һәм камил сөйләшү. Илеңнең бөтен шатлыкларына һәм куанычларына сөенү.
АНИТА ДАВЫДОВА

Туган көне: 8 март, 23 яшь.
Кайдан: Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы.
Уку/эш урыны: Иске Тәрбит мәктәбендә математика һәм информатика укыта.
Тормыш девизы: «Тырышсаң бар да була».
Хобби: кул эшләре белән шөгыльләнә.
Ни өчен конкурста катнаша: үз-үзен сынап карау өчен.
Хыялы: барлык хыялларының чынга ашуы.
Матурлык ул...: бер сүз белән генә аңлатып булмый торган төшенчә. Берәүләр өчен матурлык – тышкы кыяфәт, икенчеләр өчен - камиллек яки рухи канәгатьлек белән бәйле булырга мөмкин. Матурлык - күзгә һәм күңелгә рәхәт бирә торган соклану. Матурлык – ул табигатьтә, сәнгатьтә, кешеләрдә, күп кенә әйберләрдә һәм тормышыбызның күренешләрендә чагылыш табарга мөмкин.
Синең өчен Ватан нәрсә?: Ватан – географик төшенчә генә түгел, ә традицияләр, тел, мәдәният һәм тарих. Мин боларның барысын да сакларга һәм хөрмәт итәргә тырышам, балаларыма һәм оныкларыма тапшырачакмын.
19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2025» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. ТАВЫШ БИРҮ.
«Кряшен Чибяре - 2025» конкурсы финалы 7 сынаудан торачак
Фото: Эльмира Шрыкова
Видео: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев