Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Красноярск краенда Питрау булачак

4 июльдә Красноярск краеның Комаровка авылы Питрауга кунаклар җыячак. Питрау, округ күләм бәйрәм буларак, икенче тапкыр уздырыла.

Быел да Комаровкадагы карендәшләребез халыкны округ күләмендә уздырыла торган җәйге матур бәйрәмгә – Питрауга җыячак. Питрау бәйрәме, икенче тапкыр гына уздырылса да, округның визиткасына әйләнеп бара.

Комаровкага кунакка килүчеләрне берсеннән-берсе күңеллерәк милли уеннар, спорт ярышлары, иҗат үзешчән сәнгать осталарының, фольклор коллективларның чыгышлары көтә.Теләге булган һәркем Питрауда оештырылган конкурсларда, ярыш һәм бәйгеләрдә катнкаша ала. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Питрау бәйрәме алдыннан бик күп конкурслар игълан ителә. Мәсәлән, «Объективта – керәшен традицияләре» фотоконкурсы, «Иң тәмле күзикмәк», «Артфокус» («Иң яхшы фотозона», «Иң яхшы арт-объект» номинацияләрендә) конкурсларында иң актив һәм берсеннән-берсе кызыклырак идеяләр белән янучыларны катнашырга чакыралар. Болардан тыш, «Керәшен традицияләрен һәм һөнәрчелеген саклаучылар» конкурсы иң күп халыкны үзенә җәлеп итәчәк. Бу конкурс кайчандыр Татарстанның Мамадыш һәм башка районнарыннан Себер җирендә күченгән карендәшләребезнең әби-бабайларыннан сакланып калган традицияләргә тугрылыгын күрсәтәчәк. Анда катнашучы карендәшләребез үзләре яши торган йорт-җирне, урамнарны, социаль учреждениеләрне, авылларны керәшенчә бизиячәкләр. Моның өчен, әлбәттә, элгәреләрдән үзләренә мирас булып калган көнкүреш әйберләре, өй бизәлеше булган бистәрләр, кашагалар, милли кием-салым да кулланылачак. Конкурста җиңүчеләр 4 июль көнне билгеле булачак. Аларны Питрау мәйданында халыкка игълан итеп, бүләкләр тапшырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев