Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Колышчының иске чиркәвен ремонтлау дәвам итә

Мамадыш районындагы Колышчы авылының 1932 елда ябылган чиркәү Түбән Камада яшәүче табиб Георгий Чебышев инициативасы һәм финанс ярдәме белән яңартыла.

Колышчының беренче чиркәве 1720 елларда җиткерелгән була (ул 1725 елны бакыр заводында эшләүчеләр яши торган урыс авылына күчереп салына). Икенче чиркәү1914-1916 елларда төзелә. Чиркәүне Тау Иле авылы осталары төзи. XX гасырның утызынчы елларында чиркәү ябыла. Чаңы алынып, гөмбәзе җимерелә. Бинада төрле елларда ашлык склады, авыл клубы була.

Колышчының шул икенче чиркәвенә төзелеш материалларын агач эшкәртү белән шөгыльләнүче авылдашлары Егор Чебышев (1854 елгы) биргән була. Ә бер гасырдан соң, шул Егор Федорович оныгының улы Георгий, чиркәүне тарихи һәйкәл буларак яңартырга алына.

1916 елда халыкка дини хезмәт күрсәтелә башлаган чиркәү төзелешендә ярдәме зур булганын истә тотып, үлеменнән соң, Егор Чебышевны авылдашлары чиркәү янында җирлиләр. Хатыны Мария Яковлевна да шунда җирләнә. Нәсел дәвамчылары Георгий Чебышев аларның каберләре өстенә истәлек ташы куйдырта.

Чиркәү янәшәсендә, шулай ук, Колышчының репрессия чоры корбаны булган кешеләренә дә истәлек ташы урнаштырылган.

Тарихи чиркәүнең нигезен ныгытудан башлап, ремонт Георгий Федоровичның үз исәбенә алып барыла. Чиркәүнең тәрәзәләре алмаштырылып, наличниклары буялган, купол урнаштырылып, аңа кач та куелган инде.

– Чиркәүне ремонтлауда Кече Кирмән авылыннан 5-6 оста эшли. Апрельнең җилле-давыллы көннәренә кадәр чиркәүнең түбәсен ябып куярга җитештеләр. Хәзер чиркәүнең эчке ягында эшлиләр. Сәхнәсе сүтеп алынган иде инде. Иконастас та кайтартып урнаштырылды. Идәнен сүтмибез, элеккесен калдырабыз. Анда безнең бабайлар эзе саклана... Омар чиркәве настоятеле иерей Андрей белән киңәшләшеп, аның бәхиллеге белән эшлибез. Колышчыда яшәүче Борис Усачев барлык эштә дә актив. Ул бик теләп ярдәм итә, күмәк көч кирәк булганда барысын да җыя, оештыра. – дип чиркәүне төзекләндерү барышы турында сөйләде Георгий Чебышев.  

«Камский» поселогында туып-үссә дә, җәйге каникулларын Колышчы авылында, әбиләрендә уздырырга яраткан Георгий Чебышев. Аның әтисе, шул поселокта яшәүче Федор Александрович та улының Колышчы чиркәвен төзекләндерүен хуплый. Кеше кайда гына яшәсә дә, үз тамырларын, үз ыруын белергә, Ходайга яраулы булып яшәргә омтылырга тиеш бит.

Георгий Чебышев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев