Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Колышчыда каз өмәсе булган

Мамадыш районының Колышчы авылында Трушовлар гаиләсе туганнарын, дусларын өмәгә җыйган.

Элек-электән авылда һәр йортта диярлек казлар булган. Билгеле, аларны бер көндә үзең генә эшкәртеп бетереп булмый. Шуңа да, кышка кергәндә, авылларда өмәләр оештыру бер матур гадәткә әйләнгән. Кайбер авылларда ул бәйрәм кебек, җыр-биюләр белән узган. Күршеләр, дуслар, туганнар, хаттә балалар да бу эштән читтә калмый. 

Хәзер дә, әлеге йоланы саклап яшәүчеләр бар. Колышчы авылыннан Раиса һәм Виталий Трушовлар гаиләсе шундыйлардан. 

«Раиса һәм Виталий минем кайнанам белән кайнатам. Без бергә торабыз. Казны ел саен, күпләп үстерүче инде алар. Сатарга да, үзебезгә дә, күчтәнәчкә дә җитә, – дип елмаеп сөйли башлады киленнәре Нина Трушова.  –  Каз күп булгач, өмәсе дә була иде. Ә быел зурлап ясарга булдык. Авылыбызның «Покрау» ансамблен, дусларны, туганнарны чакырдык.

Казның йоннарын да әрәм итмибез. Ананн мама үсеп килүче кызларга бирнәгә дип мендәр тутыра. Күмәкләп эшләгәндә авырлыклары да, вакыт узганы да сизелми. Үзара аралашып, элгәреге истәлекләрне барлап, гармунчыбыз Борис Усачевка кушылып керәшен җыруларын җырлый-җырлый эшләдек», – дип сөйләде киленнәре Нина Трушова.

Трушовларның мал-туарлары бик күп: сыер, бозау, тавык-чебешне әйтеп тә тормыйм, хәтта куянга кадәр бар икән. 

Нина Трушова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев