Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кибәчтән Галина Токранова: «Бер маскировка челтәрен ике сәгать ярымда үреп бетерәбез»

Питрәч районының Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Галина ТОКРАНОВА авылда башкарылган эшләр турында сөйләде.

Ел ахыры җитәрәк, авыл җирлекләрендә дә башкарылган эшләргә йомгак ясала. Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Галина Токранова да авыл җирлегендә быел нәрсәләр эшләнүе, киләсе 2026 елга планнары турында сөйләде.

— Үзара салым буенча быел 220 кешедән 1000 сум исәбеннән акча җыелды. Дәүләт тарафыннан ярдәм буларк каралган субсидия дә кушылгач, үзара салым акчасы 1 миллион 100 мең сумга тулды. Шуларга өстәп, үзара салымны 100 процент җыйган авыл җирлекләренә район бюджетыннан һәр җыелган 1 сумга 1 сум бирелде. Анысы — 220 мең.

Үзара салым акчасы, һәр елдагыча, авыл тормышындагы кирәк-яракка тотыла. Быел авыл юлына һәм, шулай ук, зират юлына вак таш та салынырга тиеш иде. Кайбер сәбәпләр акрасында, ул киләсе елга калдырылды. Үзара салымның 787 мең 500 сумына су буйларындагы, чишмә тирәсендәге корыган һәм картаеп аварга җиткән агачларны кисеп, тәртипкә китерү каралган иде. Әмма тендер откан оешма бүгенге көндә дә эшкә керешмәде әле. 

Быел, һәрберсен 156шәр мең сумга төшереп, каты көнкүреш калдыклары (ТБО) җыю өчен ике мәйданчык-урын эшләттек (2024 елда дәүләт исәбеннән шундый бер урын ясаткан идек). Моңа кадәр көнкүреш калдыкларын, һәр йорт турысында туктап, махсус машина җыеп йөрде. Чүп-чарны кешеләр капчыкларга тутырып, шул машинага салып җибәрәләр иде. Җаваплы оешмалар чүп җыю контейнерлары да урнаштырса, бу мәсьәләдә халык күңеле тыныч булыр. Экологияне саклау ягыннан да аның әһәмияте зур бит. 

Киләсе 2026 ел өчен дә үзара салымны кеше башыннан 1000 сумга җыярга килешенде. Ул акча авыл башындагы күпердән алып, урам юлын төзекләндерү өчен тотылачак.

Авылыбыз халкының тырыш, ярдәмчел булуы махсус хәрби операция башлангач аеруча нык сизелде. Безнең Кибәчтән бүгенге көндә өч ир-егет контракт буенча хәрби операциядә катнаша. Аларның 27 яшьлеге әле бер-ике ай элек кенә китте. Моңа кадәр дә гуманитар ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә иде бездә. Бу җәйдә маскировка челтәре үрергә керештек. Ул вакытта шәһәрдә торучылар да җәй чыгарга кайткан иде. 

Соңгы атналарда да көнгә бер челтәр үрдек. Хатын-кызлар күп җыелгач һәм бер минут та туктамый күмәк эшләгәч, бер челтәрне ике сәгать ярымда үреп бетерергә була. Ике атна элек биш маскировка челтәре үреп җибәргән идек. 18 декабрьдә махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтә баручыларга тапшыру өчен өлгертик дип, көн дә кичке җидегә мәдәният йортына җыелып эшләдек. Күбесе — лаеклы ялдагылар. Башка авылга яки шәһәргә йөреп эшләүчеләр дә килә. 

2025 елны 2026 елдан аерып торган шушы көннәрдә, илебез бөтенлеге сагында торучы батыр якташларыбызның иминлеге өчен бик тә кирәкле булган маскировка челтәре үрүче кибәчлеләрне исемләп телгә алып, барысына да авыл җирлеге җитәкчелегенең рәхмәтен белдерәм. Ә алар бар керәшен өчен күз карасыдай кадерле булган «Туганайлар» аша рәхмәт җиткерүгә лаеклы. 

80гә якынлашып килүче Роза түти Апарова, мин карт инде дип тормый, маскировка челтәре үрү өчен тасмалар кисә. Казан каласыннан кайтып яшәүче Роза түти Баширова, авылыбыз килене Люба Блинова, пенсионер Елизавета Павлова, почтальон Лариса Муллина, балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Скворцова, пенсионер Венера Варварина, кибет хуҗасы, сатучы Елена Артемьева, фельдшер Лидия Золина, аның ярдәмчесе Лидия Тапачёва, китапханәче Мария Карасева, мәдәният йорты директоры Рәмзия Миңнегалиева, шунда техник хезмәткәр булып эшләүче Маргарита Золина, бухгалтер Анна Матюшкина, Казанда санитарка булып эшләүче Татьяна Морозова белән Мария Бульмакова һәм килендәшем, социаль хезмәткәр Галина Токранова. 

Бу уңганнарның маскировка челтәренә өстәгән һәр элмәк-күзәнәкләре махсус хәрби операциянең илебез файдасына тәмамлануын якынайтсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев