Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кибәчлеләр маскировка челтәре үрә

Питрәч районындагы Кибәч авылының уңган хатын-кызлары Җиңү бәйрәме алдыннан гына да 5 маскировка челтәре үреп, Питрәчтәге гуманитар ярдәм җыю пунктына озаттылар.

Соңгы елларда бара торган махсус хәрби операция илебез һәм республика халкының патриотлык хисен арттырды. Ул зонадагы батыр ир-егетләргә ярдәм итү теләге халкыбызны тагын да ныграк берләштерде. 

— Авылдашларым, Кибәч кешеләре бердәмлектә көч, бердәмлек кенә җиңүгә илтәчәк дип, үз алларына уртак максат куеп эшлиләр. Алар, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм буларак, маскировка челтәре үрүдә дә тырышлык күрсәтәләр. Аяклары авыртканлыктан, таяк белән генә йөрүче Ольга түти Чубаева һәм аның бертуганы Анна түти Дукачева да бу эштә бик теләп булышалар. Җиңүне якынайту өчен, алар үз өйләрендә маскировка челтәре үрү өчен тасмалар кисәләр. Аның өчен кирәкле материалны классташым, социаль хезмәткәр Галина Константиновна аларның өенә илтеп бирә. Анна һәм Ольга түтиләрнең тасма кискән чакларын авылдагы өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүче классташым Галина Токранова фотога да төшереп алган. Соңыннан ул алардан әзер тасмаларны барып алып, клубка илтә. Яшьрәк авылдашлар кичләрен җыелып, бергәләп маскировка челтәре үрәләр. Авылдашларым белән горурланам, — дип редакциягә хәбәр итте Питрәч районы керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина. 

— Бишенче челтәрне 29 апрельдә үреп бетердек. Клубка 15ләп кеше килгән иде. Бер кичне ике сәгать эчендә бер челтәр үрәбез. Маскировка челтәрләрен Питрәчкә, гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырдык. 9 майдан соң районбыздан махсус хәрби операциядәге якташларга чираттагы гуманитар ярдәм илтәчәкләр. Язгы бакча эше вакытында челтәр үрүдән бераз туктап торабыз, — дип сөйләде Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Галина Алекссевна Токранова. — Хәзерге вакытта Җиңү бәйрәмен уздырырга әзерләнәбез. Кибәчнең ике тыл ветераны бар. Берсе — 95 яшьлек Василиса түти Козина, ул авылда яши. Икенчесе — 97 яшьлек Мария Михайлова. Мария түти Казанда, туганының балаларында тора. Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, аларны өйләренә барып котлыйбыз. Азык-төлек җыелмасы да илтәбез. Мария түтигә бәйрәм бүләген ирем Иван аша тапшырабыз. Кибәч авылында бала вакытлары сугыш чорына туры килгән, шулай ук, сугыш чорында туган 21 кеше бар. 1928-1945 елгы ул авылдашларга да район социаль ярдәм бүлегеннән азык-төлек җыелмасы бирелә.

Галина Константиновна һәм Галина Алексеевна Токрановалар фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев