Керәшен җырулары
Керәшеннәрнең үзенә генә хас йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы турында җырулары бар.
Урманнарга керсәң, әй җапырак,
Җаланнарга чыксаң җактырак.
Көмеш җөзеккәйләрнең кашы кебек
Җәшик әле дуслар җалтырап.
Ак калпаккаеңны күтәр-күтәр,
Кыйбыладан искән җил үтәр.
Бу дәверләр бездән үтәр китәр,
Тату җөргәннәргә ни җитәр.
Чәчтем дә лә бодай, чәчтем арыш,
Камылларын сирәк кем урган?
Ташлашмаек,дуслар, гомер бакый,
Дус-ишләрен ташлап кем уңган!
Ишек алкайларын себереп тот,
Алма тәгәрәтеп уйнарга.
Бу җыруларымны исеңдә тот,
Безне сагынганда җырларга.
******
Эзәй буйларыннан эз киткән,
Ак калпакай кигән кыз киткән.
Ак калпакайы сызмалы,
Без Якты Күл кызлары.
Ак калпагың кисәнә,
Чугын артка чөй сәнә.
Эчеңдәге җаның ничек,
Безне шулай күрсәнә.
Сүрәкәләр чиктем киргесез,
Киреп чиккәннәргә биргесез.
Сайлап җәрне мин сөймәдем,
Сайлап сөйгәннәргә биргесез.
Сүрәкәләр чиктем бизәкләп,
Дүрт ти почмакайын пичәтләп.
Әйтәсе сүземне әйтми калдым,
Алдагы көнемне исәпләп.
Түгәрәк җаулык тектем мин,
Түгәрәк күзем түнтәреп.
Син икәнен белгән булсам,
Карарыйм күземне күтәреп.
Имәннәр сайгак имерек,
Җүкәләр сайгак җимерек.
Атлар җигеп, бөркәнчек салып,
Кыз алырга килдек җилдереп.
Кәситә ди бауларың көмеш буса,
Саласың да килмәс муйныңнан.
Сөйгән дә җәрләрең матур булса,
Чыгарасың килмәс куйныңнан.
Базарларга барып тәңкә алдым,
Кәситәгә түгел, түшлеккә.
Кызыгыз өчен борчылмагыз,
Кызыгызны тотарбыз кешлектә.
Муйнымдагы мун'җакамның
Җиде бөтөн икән тәңкәсе.
Кызыбызны сезгә бирәбез,
Инде син булырсың аның әнкәсе
Сырга ди бауларың билдәндер,
Киемчеләр печеп лә биргәндер.
Бу кашларың белән бу күзеңне
Бер ходаем сиңа биргәндер.
Кырмаҗиннар алдым җиләнгә,
Көмеш инә кирәк җөйләргә.
Җакшы әдәмнәр килгән тыңнарга,
Габрат (гыйбрәт) җыру кирәк җырларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев