Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен священниклары Тимофеев эзләре буенча келәүләр уздырды

6 май көнне агартучыбыз, керәшеннәрдән беренче священнигыбыз Василий Тимофеевның тууына 190 ел булды. Шул уңайдан, Мамадыш районының Юкәче, Чия башы, Владимир чиркәвендә Василий Тимофеев истәлегенә службалар узды.

Василий Тимофеевның керәшеннәрне саклап калудагы роле бәяләп бетергесез. Бу хезмәтнең бөтен тирәнлеген аңлау өчен Василий Тимофеевның тормыш юлын һәм аның хезмәтләрен өйрәнү һәм, сүз дә юк, аларны пропагандалау кирәк. Аның халкыбыз өчен генә түгел Идел буендагы башка рус булмаган халыклар өчен дә зур шәхес булуы бәхәссез. Ләкин сүзем бүгенге керәшен священникларының Василий әтей Тимофеевны да искә алып, службалар уздыруы турында. Мамадыш районы Владимир авылында Александр Аксаков инициативасы белән төзелеп килүче Александр Невский чиркәвендә уздырылган молебенда үземә дә катнашырга туры килде. Аны священниклар — районыбыз благочинные игумен Никодим, иерей Олег Малышев, Казандагы керәшен чиркәве настоятеле протоиерей Алексей Колчериннар уздырды. Владимир чиркәвендә халык күп иде. Саулык өчен, үлгәннәр өчен запискалар бирергә дә җай чыкты халыкка. Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен дә язулар бирелде. Бөек бәйрәмебез якынлашканда бу бигрәк тә актуаль гамәл булды. 

Василий Тимофеевның халкыбыз өчен куйган хезмәтләре турында гади һәм аңлаешлы гына итеп, Чиркәү тарихы докторы, Казан духовная семинариясенең гомуми һәм чиркәү тарихы кафедрасы мөдире, доцент Алексей Колчерин сөйләде. Бәчли әтейебезнең Казан губерниясе буйлап халыкны агарту юлы белән дини һәм дөньяви белем алдыру өчен керәшен авылларына юлга чыгуы турында хезмәтләр язган Мәскәү шәһәренең Свято-Тихонов православ гуманитар университетының кече фәнни хезмәткәре Татьяна Михайловна Нехорошева Василий Тимофеевның Владимир авылы турында язган истәлекләре белән таныштырды. Халыкка аның портретын күрсәтеп сөйләде. Аңлавымча, отец Василий килгән авылларга йөреп чыгу идеясен дә ул тәкъдим иткән, булса кирәк. Владимир авылы чиркәвендәге молебен тәмамлангач, отец Алексей янына безне дә «онытмаулары» өчен рәхмәт әйтергә бардым. Ул бирегә килүен болай дип аңлатты: «Кенәген бердәнбер изгебез Петр Гавриловның туган ягында — Юкәче чиркәвендә литургия уздырдык. Бүген иртән Василий Тимофеевның туган авылы — Чия башы чиркәвендә булдык. Аннары менә Владимирга килдек. Алдагы көннәрдә Кукмара районындагы керәшен авылларын йөреп чыккан идек. Безнең максатыбыз — Василий Тимофеев эзләреннән ул булган керәшен авылларында булып чыгу иде. Аның килүе нәтиҗәсендә керәшен мәктәпләре төзелгән, чиркәүләр ачылган. Кенәген Николай Ильминскийның туган көне, бүген менә отец Василийныкы. Без бу ике бөек һәм изге кешеләребезнең хезмәтен беркайчан да онытырга тиеш түгелбез». Ә бит бу чыннан да шулай.

Священникларыбыз иске чиркәү — хәзерге клуб бинасына да кереп чыкмыйча булдыра алмады. 1890 нчы елда нигез салынган бу чиркәүне төзегән осталар эшенә әле дә сокланмый мөмкин түгел. Мин дә кунакларыбызга Василий Тимофеев көндәлекләрендә язылган он корманы була торган түбән оч һәм иң югары очтан менеп китә торган Биек тау чишмәләрен күрсәтеп уздым. Кунакларыбыз авыл халкына һәм аларны кунак иткән Галина Михайловага рәхмәт әйтеп таралышты.

Фотолар Мамадыш районының Юкәче, Чия башы, Владимир чиркәвендә Василий Тимофеев истәлегенә узган службалардан. 

Лидия Пасыева,
Мамадыш районы Владимир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев