Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә керәшен бизәкләре турында сөйләштеләр

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында «Кич атна кичендә» дигән очрашуга җыелганнар.

«Кич атна кичләре» матур традициягә әйләнгән очрашу. Мондый очрашуларның нәкъ менә авыл мәдәният йортларында узуы — керәшеннәрнең йола-гадәтләренә булган зур хөрмәт билгесе. 

«Җәйнең җылы, истә калырлык кичендә җыелучылар бик мөһим һәм кызыклы теманы кузгаттылар. Сүз керәшеннәрнең милли киемнәрендәге борынгы бизәкләрне һәм үзенчәлекле атрибутларны саклап калу, аларны бүгенге көнгә яраклаштырып яңарту турында барды.

Очрашу барышында катнашучылар үзләренең гаилә архивларындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, әби-бабалардан калган чигү үрнәкләрен карадылар. «Борынгы бизәкләр — ул безнең тарихыбыз, аларны онытмаска, киләчәк буынга җиткерергә кирәк», — дигән фикер һәркемнең күңелендә яңгырады», — диде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев