Керәшен культурасын танытучы артистларны бүләкләделәр
Артистлар көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Анда карендәшләребез дә бар иде.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Ирада Әюпова артистларның уникальлеген һәм тамашачыга күренми торган хезмәтен ассызыклады:
«Артист сәхнәгә чыкканда, аның ялгышырга хакы юк, чөнки аның каршында зал. Сез сәхнәгә чыкканда, төрле хисләрне һәм чорларны трансляциялисез, һәр көнне башыгызда гаять зур күләмдә мәгълүмат йөртәсез. Сез барыгыз да талантлы...».
Бүләкләнүчеләр арасында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары да бар иде. Илнар Зәйнетдиновка (вокалист) һәм Алмаз Тукмановка (балет артисты) Татарстанның атказанган исеме бирелде. Ә Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева-Даниловага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Рәисенең рәхмәт хатын тапшырдылар.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Артем Пискунов узган ел Татарстанның атказанган артистына лаек булган иде. Аңа әлеге чарада тантаналы рәвештә бу бүләкне тапшырдылар.

Фото: Артем Пискунов,
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев