«Керәшен дөньясына сәяхәт»: Яр Чаллыда этномәдәни чара узган
Яр Чаллының 38нче мәктәбендә, укучыларны керәшен кульутарсы белән тваныштыру максатыннан «Керәшен дөньясына сәяхәт» дигән этномәдәни чара оештырганнар.
Чарада Татарстан халыкларының тарихы һәм мәдәни мирасы белән кызыксынучы яшьләр катнашкан. Аны керәшен мәдәниятен яратучылар клубы җитәкчесе Алена Евдокимова уздырган.
Очрашу барышында балалар керәшен мәдәнияте дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясаганнар. Программада керәшеннәрнең тарихы һәм йола-гадәтләре белән танышу; керәшеннәрнең сөйләм үзенчәлекләре, бәйрәмнәре турында әңгәмә булган. Шулай ук, чарада мавыктыргыч викторина да узган. Катнашучыларда интерактив биремнәр аеруча кызыксыну уяткан, анда укучылар үзләренең керәшеннәрнең йола-гадәтләре турында белемнәрен күрсәтткәннәр.
Катнашучылар керәшен культурасы турында яңалыклар белеп кенә калмадылар, милли традицияләрне, мирасны саклауның мөһимлеген дә аңладылар. Мондый очрашулар яшьләр арасында керәшен культурасын саклап калуга һәм популярлаштыруга, үз халкының йола-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга һәм этномәдәни мирас белән кызыксынуны ныгытуга ярдәм итә.
Фото һәм язма: «Родник» халыклар дуслыгы йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев