Самолет атнасына ике тапкыр очачак. Бу хакта «Татар-информ» республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә таянып яза.
Россиянең Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка даими авиарейс ачкан.
«Ташкент — яңа юнәлеш. Казаннан алтынчы халыкара юнәлеш бу. Рейслар даими нигездә тәүлек әйләнәсе башкарылачак», — дигән авиакомпаниянең генераль директоры урынбасары Антон Маттис.
Әлеге маршрут буенча самолет Казаннан дүшәмбе көннәрендә — 23.55 сәгатьтә һәм җомгада — 23.45 сәгатьтә очачак. Ташкенттан исә шимбә көннәрендә — 6.15 сәгатьтә һәм сишәмбе көннәрендә — 6.25 сәгатьтә кузгалачак.
Самолетта очу 3 сәгатьтән аз гына күбрәк вакытны алачак.
Нет комментариев