Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак
Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 марттан 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан җитештерүчеләре продукциясен 15 сәүдә мәйданчыгында сатып алырга мөмкин булачак.
Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сүзләренчә, быел Мәскәү базары янында да ярминкә яңадан эшли башлаячак.
Азык-төлек продукциясен һәм ярдәмче хуҗалыклар ихтыяҗлары өчен товарларны социаль юнәлешле бәяләрдән сату атна саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта оештырылачак. Төньяк (Северный) бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә узган еллардагы кебек үк якшәмбе көннәрендә ярминкәләр үткәреләчәк. Казан халкына Татарстан авыл муниципаль районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк.
«Район администрацияләре һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты тарафыннан сәүдә урыннарын тиешле хәлгә китерү һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү буенча әзерлек эшләре башкарылды. Ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау оештырылачак, шулай ук ветеринария-санитария таләпләрен тикшерү өчен шартлар тудырылачак», — диде Руслан Фазылҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев