Казан белән Архангельскны туры очышлар бәйләде
Хәбәрләр

Казан белән Архангельскны туры очышлар бәйләде

Очу рейслары 1 июньдә башланды һәм атнага ике тапкыр — дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

Пассажирларны Nordwind компаниясе ташырга тәкъдим иткән. Җәйге сезонда әлеге ширкәт «Икар» авиакомпаниясе белән берлектә 110 пассажирга исәпләнгән «Эмбраер-190» очкычларында очышлар башкарачак, дип хәбәр иттеләр Казан аэропорты матбугат хезмәтендә.

Татарстан башкаласының һава аланыннан очып китү вакыты 00:55 сәгатькә, ә Архангельскка очып төшү 03:05 сәгатькә планлаштырылган. Юл вакыты 2 сәгать 10 минут тәшкил итәчәк.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев