Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшләребез Чирмешәндә узган IV төбәкара «Суган үзәне» фестивалендә катнашты

Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, Чирмешән районында туризм елына багышланган бәйрәм майданына йөзләгән кешене үзенә җыйды.

Чирмешәндә IV төбәкара «Суган үзәне» фестивале гөрләп узды. Вокал һәм фольклор сәнгате конкурслары, «Борынгы йолалар» күрсәтү, тамашалы «Суган сугышлары», уен коралларына кушылып җырлау һәм «Суган чибәре» этно-матурлык конкурсы һәркемне үзенә җәлеп итте. Татарстанның төрле районнарыннан килгән коллективлар, шулай ук, Чирмешән районының халык ансамбльләре үз осталыкларын күрсәтте.

Карендәшләребезнең чыгышы мәдәни программаның чын бизәге булды. «Борынгы йолалар» конкурсында Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән килгән «Чулпы» халык фольклор ансамбле һәм «Сәяр» халык вокаль ансамбленең уртак композициясе мактаулы икенче урынны яулады. Артистлар тирән һәм тәэсирле йоланы үз эченә алган «Килен төшерү»не күрсәттеләр. Бу — керәшеннәрнең туй йолаларындагы иң мөһим элементлардан берсе.

«Чулпы» һәм «Сәяр» ансамбльләренең уртак чыгышы өлкән буын белән яшьләрнең үзара гармонияле хезмәттәшлеген күрсәтте. Жюри артистларның осталыгын, аларның эчкерсезлеген һәм үз халкының мирасына сакчыл карашын югары бәяләде.

Без искиткеч коллективларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Мондый зур масштаблы фестивальдә икенче урын алу — зур җиңү һәм керәшен мәдәниятен төбәкара дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итү дигән сүз», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.

Лениногорск районының Федотовка авылы керәшеннәре дә бирегә зур әзерлек белән килгән иде. Аларның җыру-биюләрен тамашачы яратып кабул итте. Мөслим районы керәшеннәренең суганнан  әзерләгән күргәзмәсен халык фотоларга төшерде, биюләренә кушылып биеделәр.

«Безнең Мөслим районыннан   «Дуслык» бию коллективы һәм Керәшен Шураныннан «Яшь йөрәкләр» ансамбле бу бәйрәмгә бик теләп барды. Үз мәдәниятебезне күрсәтеп, күңел ачып кайттык. Кунакларны һөнәрчелек һәм суган ярминкәләре, остаханәләр каршылады, алар суганнан әзерләнгән ризыклар һәм милли ашлар белән сыйландылар. Кечкенә кунаклар өчен традицион халык уеннары һәм күңелле ярышлар оештырылды. Балалар «суган» темасына багышланган  шаян турнирда, тематик эстафеталарда, капчык киеп йөгерү һәм аркан тартышу кебек кызыклы ярышларда катнашты», – диде Роза Маракина.

Р. Маракина һәм А. Маннапов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев